Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без - 41нче ел балалары

Илебезнең иң авыр елларында туган балаларга ятимлек ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да татырга туры килгән. Сугыш тәмамлангач та, шушы чор балаларының ныгып җитмәгән җилкәләренә тормыш йөге дә береккән

Алан авылында гомер итүче Нигъмәтуллина Сәнирә Әхмәтша кызы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтиләре сугышка киткәндә, кечкенә Сәнирәгә 5 ай була, ә әнисе Фәсәхәтбану дүртенчегә йөкле кала. Олы терәк – ир-атсыз ялгыз калуның гомер буена сузыласын әле беркем дә күзалдына китерә алмый бу вакытта. Әтиләре сугышта әсирлеккә эләгә, кире кайтмый. Аның әсирлектә булуын Лельвиж кешесе кайтып әйтә. Бергә дошман кулына эләккән булалар алар, күрше авыл ир-аты качарга карар кыла, ә Әхмәтша тәвәкәлләми, тоткынлыкта кала. Сәнирә дә, башка балалар да әтиләрен гомер буе көтеп яшиләр.
“Ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашамадык без: кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Язга таба тәмам хәлсезләнә идек. Кырдан черек бәрәңге җыярга барыр идек. Ансын җыйганда да мең газап: аяк бата, чабатаны өстерәп чыгарып булмый, суык балчыкка ялан аяк басып карыйбыз. Мин башкалардан күбрәк һәм бераз уңайрак дип саналган бәрәңгеләр җыеп кайтам, күрәсең. Әни “булдырып җыясың” дип мактый. Җәй җиттеме без урманда, пешәргә өлгермәгән җиләк-җимеш, арыш һәм бодай башакларын уып ашар идек. Алтын-көмешләр кирәкми, икмәксез итмә, Аллам дип сорыйм, - ди Сәнирә Әхмәтша кызы.
4 класс белемне Алан мәктәбендә ала Сәнирә, 5 нче классны Бөрбашта тәмамлый. “6 нчы сыйныфка абый Смәелгә алып төшеп китте. Бер тамак булса да ким булыр дип алып китә инде сине абыең, - дип әйтте әни, - дип искә ала ул бу вакыйганы.
15 яше тулуга фермага эшкә төшә, бозаулар карый. Анда 20 ел эшләгәннән соң, бригадка эшкә чыга. Шулай колхоз эшендә 1991 елга, пенсиягә чыкканга кадәр хезмәт куя. Фермада вакытта 50шәр килограммлы ящиклар, потлы чиләкләр күтәреп эшлиләр, күпме кул көче сарыф итәләр, күпме авырлыкны үз җилкәләрендә күчерәләр алар. Җирдә эшләүче авыл халкы актык көченә тырышып эшләсә дә, «хезмәт көне» дигән хактан башка түләү ала алмый, бушка эшли бу авыр заманнарда. Аннан соң алган хезмәт хакы да 10-15 сум тәшкил итә!

Бу буын язмышында – ачлык, ялангачлык, толларның ачы күз яшьләре, әтиләрен сагынып көтүче нарасыйлар, кимерчәктәй үсмерләрнең җигелеп сабан тартулары, хатын-кызларның, кыз-малайларның колач җитмәслек наратларны кисә-кисә вакытсыз югалган яшьлекләре...
Шулай да узган тормышларына шөкер итеп яши әлеге буын. Сәнирә Әхмәтша кызы да 1964 елның маенда Алан авылы егете Галимуллага тормышка чыга. 5 балага (Гөлсинә, Хәмидулла, Фәрит, Фәнил, Гөлфинә) гомер бирә. Хәзерге вакытта 11 оныгы, 7 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши.
И, газиз Аллам… Хәзерге вакытта күргән-ишеткән газапларны искә алмаска мин риза. Әмма әлеге буынның газабы онытыла торган түгел, җан әрни.
Рәхәт тормышта озын-озак, сәламәт гомер насыйп булсын аларга. Әле бик күп еллар якыннары белән туган көннәрендә җыелышып куанырга язсын!

Чыганак: https://www.instagram.com/alan_avily/p/CYsw9UOtGMV/?utm_medium=copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев