Без дә комсомол идек...
29 октябрь сезнең өчен нинди бәйрәм? Күңелдә нинди хатирәләр саклана?
Дамир ГАБДРАХМАНОВ – комсомол, партия, совет эше ветераны, 1959-1961 елларда ВЛКСМның Балтач район комитеты беренче секретаре:
– Безнең буын өчен бәйрәмнәрнең дә бәйрәме бу көн. Комсомол безне кеше иткән оешма. Артында бернинди терәге булмаган гади бер авыл малаен да, үзенең мәктәбе аша уздырып, арттан этә-этә биеклекләргә, тормыш баскычында югары дәрәҗәләргә ирештерде ул. Яшьләр белән эшләп, күп нәрсәгә өйрәндек, беренче чыныгуларны шунда алдык. Гомумән, комсомол белән коммунистлар партиясенә мин бик рәхмәтле. Икенчедән, ни әйтсәң дә, яшьлек еллары, безне зур эшләргә рухландырган да, әллә нинди хыяллар белән кызыктырган, тәртипкә чакырган да оешма комсомол булды. Мин әле дә комсомолга кергән көнне аермачык хәтерлим. Кышкы буранлы көн иде, 1951 ел бу. Беренче секретарь Салавыч Сәрдегәненнән Габделхәй Гафаров, икенче секретарь Мөхәммәт Якупов иде. Башта комсомолга кердек, аннан Балтач кинотеатрында кино карадык, шактый соңга калдык. Әмма 12 километр араны без шулкадәр шатланып, сөенеп, горурланып кайттык, хәтта җәяү тәпиләсәк тә, буранга исебез китмәде. Өйгә кайткач та, комсомол билетын күрсәтеп мактаныштык әле... Күңелдә комсомол белән бәйле истәлекләр шулкадәр күп, чөнки ул елларда укулар, чаралар, җыелышлар бик күп үтә һәм барысы да комсомол исеме белән бәйле иде. Бүген никадәр генә демократия дисәк тә, миңа калса, ул чакта безнең үзебезнең фикер-тәкъдимнәребезне әйтергә мөмкинлек күп булган, хәзер яшьләр өчен генә мондый чаралар үткәрелми дә бит. Дөрес, спортка, мәдәниятка игътибар зур, чаралар да бихисап күп үтә.
Әмма тәрбия дигәнең аксый. Алай түгел, бу чаралар да физик һәм эстетик яктан тәрбияли бит диярләр. Килешәм, әмма мораль яктан, әхлакый яктан тәрбияне күздә тотам мин. Без комсомолның бик дәрәҗәле чакларын күрдек, шул чорда тәрбияләндек, эшләдек. Бер генә мисал, хәтта югары уку йортларына кергәндә дә район комсомол оешмасының юлламасы булу зур плюс, гомуми баллга өстәмә була иде. Күтәренке рух, романтика дигәне генә дә ни тора!
Рәшит ЗАКИРОВ – Арбаш авылы, Карадуган урта мәктәбенең данлыклы пионервожатые:
– Беләсезме, мин әле дә комсомол билетын саклыйм (рәсемдә). Значоклары да исән. Аларны алып карау белән үк үткәндәге истәлекләр хәтердә яңара, кабатланмас яшьлек еллары искә төшә. Без бит якты киләчәккә ышанып, коммунизм турында хыялланып, бик тә якты уйлар белән үскән, яшәгән буын. Һәм шактый хыялый буын. Бәлки менә шуңа күрә дә үткәнебездә матур истәлекләр күптер. Ул елларда комсомол белән пионер оешмалары бергә эшләде, ни дисәң дә, яшьләрне шушы ике оешма туплады, берләштерде. Пионер оешмасының да дәрәҗәле еллары иде. Миңа “Артек”та Бөтенсоюз семинарында катнашырга туры килде. Аннан кайтышлый ук, бернинди әзерлексез, комсомолның өлкә комитеты бюросына кереп чыгыш ясадым. Ярдәм дә булды, контроль дә бар иде димәкче булам. Бәлки бүгенге биеклектән караганда ул чактагы идеаллар көлке дә булып тоеладыр, әмма без аларның чыннан да иң яхшы идеаллар икәненә ышанып үстек, яшәдек, комсомол, партия билетларын саклавым да шушы ышанычка тугрылыктыр, бәлки. Миңа калса, бүген яшьләребезгә, гомумән, яшәешебезгә нәкъ менә шушы ышаныч җитми.
Халит ШИҺАПОВ – Иске Салавыч авылы, комсомолның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты:
– Ул елларда бөтен нәрсә комсомол исеме белән бәйле иде. Фермага, машина-трактор паркына комсомол путевкасы белән киләләр, комсомол-яшьләр бригадалары, коллективлары бик модада иде. Мин дә колхозда гади бер тракторчы идем. Мине чөгендер үстерүгә, утырту, арасын эшкәртүгә җаваплы итеп куйдылар. Ул чактагыча әйтсәк, чөгендер игү буенча комсомол-яшьләр звеносы җитәкчесе. Моның бернинди өстенлеге дә, үзгәлеге дә юк. Элеккечә, тракторда үземә кушылганны, тиешен эшлим. Дөрес, начар эшләмәдем, күрсәткечләрем һәрчак әйбәт, алдынгы була идем. Әнә шул күрсәткечләр янына комсомол-яшьләр звеносы җитәкчесе дигән исем дә өстәлгәч, рәттән өч тапкыр ВЛКСМ өлкә комитетының конференциясенә делегат булып сайландым (районныкын әйтмим дә инде), ул район, өлкә комитетыннан бирелгән грамоталарның саны юк, Германиягә туристик путевка белән, “Почет билгесе” ордены, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләндем. 1977 елда, хезмәттәге уңышларым өчен ВДНХның бронза медаленә лаек булдым, мотоцикл бүләк иттеләр һәм комсомолның Муса Җәлил премиясенә лаек булдым. 1976 елда чөгендер өчен һава шартлары бик уңай килгән иде. Бүгенгедәй хәтерлим: ул елны мин 19 апрельдә чөгендер чәчтем инде. Җәе дә бик шәп булды. Чөгендерләр, һич алдаусыз, самовар хәтле булып үсте. Гектарыннан 1006 центнер уңыш алдык. Шулар өчен 1977 елга чыккач бүләкләндем дә инде. Шуны гына әйтә алам: ул елларда безнең кебек гади кешегә эше дә күп иде, хөрмәте дә бик мул булды. Рәхмәт, хезмәтемне һәрчак күрделәр, бәяләделәр. Комсомол елларында алган бу бүләкләрнең әҗерен бүген дә күрәм, шулар ярдәмендә хезмәт ветераны булдым.
Флера ГАЛИЕВА – Ор авылы, 1981-1988 елларда “Маяк” башлангыч комсомол оешмасы секретаре:
– Яшьлегемнең иң матур, иң рәхәт еллары комсомолда үткән. Шулкадәр сагынып искә алам мин аларны. Акча димәдек, бушка эшлибез димәдек, өйгә кайтып кермичә, яшьләр белән эшләдек. Нинди генә чаралар үткәрмәдек! Янып тора идек, бөтенесенә өлгерәбез, барысына катнашабыз... Күпме өстәмә эш эшләнгән! Иң мөһиме, беркем дә зарланмый, уфтанмый эшли иде. Шулай тиеш дип уйлаганбыздыр инде. Гомумән, яшьләр белән шулкадәр яратып, аңлашып эшләдем мин. Әле бит район үзәгенә дә әледән-әле җыелышка яки ниндидер чарага чакыралар. Юлда йөрү авырлыгын уйлаган да юк, ул чакта төп эштән авырсынмыйча җибәргән җитәкчеләргә рәхмәт инде. Бер сүз әйтмиләр иде бит. Нинди сүз әйтү, әле ул чактагы рәисебез Наил абый Мөхәммәтгалиев үзе күп чарада катнаша... Әйтәм бит, онытылмаслык, искиткеч еллар булды алар. Шуңа күрә дә комсомол туган көн безнең өчен бик зур бәйрәм, яшьлек бәйрәме. Дөресен әйткәндә, мин быел 100 еллык уңаеннан район күләмендә ниндидер бер бәйрәм, тантаналы чара булыр әле, безне дә чакырырлар дип көткән идем. Сездән башка искә алучы да булмады.....
Гөлфия ШӘМСИЕВА, лаеклы ялдагы сыер савучы, Комзавод авылы:
– Гомер буе «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында сыер саудым, алдынгылар рәтендә йөрдем. Комсомол-яшьләр дип кенә дәшәләр иде безгә. Социалистик Хезмәт Герое Рим Ибраһимов рәислек иткән данлы еллар иде ул. Алдынгы яшь сыер савучылар дип безне Венгриягә дә комсомол юлламасы белән сәяхәткә җибәрделәр. Анда безне районның комсомол яшьләр оешмасын җитәкләүче шат күңелле, шаян кеше Марс Хафизов озата барды. Мәңге онытылмаслык булды ул сәяхәт! Будапешт шәһәрендә йөрүләр, яңа дуслар, күңел ачулар әле дә йөрәктә. Шул чакта махсус көндәлек тә алып бардым, анда язганнарым бер елны «Хезмәт» газетасында да басылып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев