Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

БЕЗ КАЙДА ЮК, ШУНДА ЯХШЫ. Яки эшмәкәргә бердәмлек кирәкме? (фото)

Килешәсездер, бүгенге заманның иң кәттә һөнәр ияләре, кәсепчеләре булган эшмәкәрләрне бүген күпләр бик рәхәт яши дип саный.

Нигә, акчалы кешенең авторитеты зур, беркемгә буйсынмыйлар, нәрсә белән шөгыльләнәселәре килсә, рәхим ит, - ирек, яхшы машиналарында йөриләр, зиннәтле йортларда яшиләр, чит илгә дә елга берничә тапкыр, кемнәрдер район үзәгенә, Казанга барган кебек кенә "чыгып керәләр"...

Тик моның беренче карашка гына шулай икәнен, тышкы кабык кына булганын, шушы байлыкны тудыру өчен көн-төн тырышырга кирәклеге турында гына күпләребез уйлап та карамый. Көндәлек мең проблема белән бәрелешкәннәрен, аларның һәркайсын мөстәкыйль хәл итәргә кирәклекне, күпсанлы, кайчакта бер-берсенә каршы килә торган кануннар чолганышында эшеңне бер генә тикшерү органы да тел-теш тидермәслек итеп алып барырга... һәм әле тагын бик күпне эшли белергә, күп белгечлекне берләштереп, һәркайсында оста булырга кирәклекне дә уйламыйбыз.

Иң элек гамәлдәге кануннарга өстәмәләр, быелның 31 мартында һәм 1 июлендә булачак үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Аның беренчесе исерткеч эчемлекләр сатуга булган таләпләрнең үзгәрүе, аңа бәйле рәвештә җәзаларның катылануы турында булса, икенчесе онлайн режимда эшләүче касса аппаратлары системасы кертелүгә бәйле яңалыклар турында иде. Ике тема буенча да чыгыш ясаучыларга сораулар күп булды. Бу аңлашыла да, чөнки эшмәкәрләр нигездә практиклар, алар инде эш барышында бу яңалыклар китереп чыгарачак проблемаларны алдан күзаллый белә. Әлеге кануннарда калган "чи" урыннар, гадәттәгечә, кечкенә авыллардагы үзенчәлекләрнең исәпкә алынып бетмәве, гамәлдәге касса аппаратларын яңарту, алыштыру өчен зур суммадагы чыгымнар таләп ителү... - эшмәкәрләребезне борчыган мәсьәләләр болар гына түгел иде. Бер җыйналган килеш арада башка сорауларга да җавап табарга теләүчеләр булды. Киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров аларның һәркайсына җавап бирә барды.

Әлеге сорауларның күпчелеге көндәшлеккә бәйле иде. Әйтик, "Магнит", "Пятерочка" кибетләрен район сәүдәгәрләренең кайберләре үзләренә каршылык-кыенлык тудыра дип саный. "Әйе, килешәм, конкуренция зур, әмма сез сатып алучылар күбрәк сезгә килерлек итеп, ә "Магнит", "Пятерочка"лар бездән чыгып китәрлек итеп эш оештырыгыз", - диде Р.Шакиров. Сүз Кукмара, Малмыж ипиләренә күчкәч тә: "Дөрес аңлагыз, без берничек тә район чикләрен яба алмыйбыз. Аларны бит без, җитәкчелек түгел, нәкъ менә сез үзегез чакырып кертәсез. Ник аларның продукциясен аласыз? Нигә үзебезнең районда пешерелгәнен түгел?! Ни өчен соң һаман да җитәкчелек аны эшләми, моны эшләми, районда җитештерү юк дип тәнкыйтьлисез, ә шул ук вакытта үзебезнең җитештерүчеләргә булышмыйсыз, бер-берегезгә ярдәм итмисез? Һаман да шул бердәмлек җитми сезгә. Берләшегез, җыйналып, эшегезгә комачаулый торган аңлашылмаучанлыклар турында, алардан чыгу юллары турында сөйләшегез, кирәк икән, рәсми хатлар языгыз... Без үз чиратыбызда сезне тыңларга, аңларга әзер. Нинди генә сорауларыгыз булса да, шалтыратыгыз, языгыз, килегез", - дип, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте ул.

Уйландырырлык сүзләрне тыңлаганнан соң, район кулланучылар хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Гөлназ Сафина: "Әйдәгез, март аенда районда үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан: "Балтачныкын сайла!" дигән акция үткәрик. Бер ай эшләп, кимчелекләрне анализлап карыйк", - дигән тәкъдим белән чыкты. Башкарма комитет җитәкчесе хупласа да, эшмәкәрләр бу көнне фикерләрен белдермәде. Бәлки мартны көтәләрдер...
Без кайда юк, шунда яхшы дип белми әйтмәгән бер акыл иясе. Узган атнада район советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән үткән киңәшмәдә бу өлкәгә кагылышлы бихисап проблемалар турында сөйләшүнең шаһите булганнан соң, беренче нәтиҗә әнә шундый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250