Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без менә кемнәрне бүләкләдек?!+ фоторепортаж

Аларның һәммәсенә “ Мебельный дом София” кибетеннән  алынган мендәрчекләр тапшырылды.

Бүген  редакциябездә Балтач урта мәктәбе укучысы Зөһрә  Галиева булып китте. Зөһрә безнең “Иң оригиналь  җимлек” бәйгесендә  җиңүче кызыбыз. Җимлек ясаган әтисен дә, бәйгедә катнашырга өндәгән әнисен дә күрдек Зөһрәбезнең. Бергәләшеп килгәннәр. Зөһрә мөхәррир абыйга алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга   сүз бирде. Ә җимлек исә бүгенге көндә кошларга хезмәт итүдә, Зөһрәләрнең бакчасына куелган.

Шулай ук “Кышкы романтика” бәйгесендә иң күп тавыш җыйган Сырья  егете Тимур Сапаров та бүләген алырга килде. Шундый сөйкемле малай, күзне дә алып булмый үзеннән. Бик яратып калдык Тимурны, бәйгедә катнаштырганы өчен әти-әнисенә зур рәхмәт.

Бүген шулай ук сайтыбызны сыйфатлы фотолары белән даими тулыландырып торучы Балтач авылыннан Ринат Зариповны да бүләкләп уздык. Аларның һәммәсенә “ Мебельный дом София” кибетеннән  алынган мендәрчекләр тапшырылды.

Г.Газизуллина,  Н.Жукова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге