Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без Салавычта рәхәт яшибез икән!

Телевизордан гыйбрәтле хәлләрне карыйм да, шөкер, без бик рәхәт яшибез икән дип куям.

Күпме авыллар юлсыз, сусыз, утсыз тилмерә. Авылыбызда кибет юк, азык-төлеккә, йомшак ипигә зар-интизар булдык диючеләр дә шактый. Без исә боларның берсенә дә зарлана алмыйбыз. Юлларыбыз караулы, яктыртулы, автобуслар, таксилар йөреп тора. Электр энергиясенә, газга, суга өзеклек булганы юк.
Авылдашларыбыз, бертуган Әмир һәм Шамил Нәсыйховлар чишмә суын авылга китерткәннән бирле рәхәтләнеп, юшкынсыз, тәмле су эчәбез. Алар аны һәркемгә уңайлы урынга кадәр китертеп, өстенә заманча, матур чатыр да кордылар. Балтачтан, тирә-яктагы башка авыллардан да күпләр хәзер шушы чишмәгә йөри. Бөтен авылдашлар рәхмәт укый үзләренә. Районда әйбәт теш табибы дип даны киткән шул ук Әмиребез, шәхси поликлиникасын ачып, менә берничә ел инде безне бу проблемадан да коткарды. Алдан язылгач, чират та юк, сыйфатлы да эшли, кешегә мөнәсәбәте дә бик әйбәт. Безнең кебек өлкәннәр өчен лотереяга чыккан отышка тиң булды бу поликлиника.
Кибетләребездә дә җаның теләгән бар нәрсә өелеп тора, кайнар ипи генә дә көнгә ике мәртәбә килә! Йөрим дигән кешегә бер дигән мәдәният йорты, спортзалы, мәчете бар. Заманча балалар бакчасы, мәктәп гөрләп эшли. Кыскасы, бу уңайлыкларның берсенә тилмереп яшәүчеләрнең күплеген истә тотып, әлеге шартларны булдырган игелекле авылдашларга, җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, шөкер итеп яшәргә генә кирәк.
Фото: http://www.komandirovka.ru/cities/staraya_salaus_tat._r./

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250