Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без әтисез яшәргә өйрәнәбез...

Арабыздан киткәненә кырык көн була...Без генә түгел, әтиебез Фәннүр Әүхәдиевны белгән һәркем әле дә булса аның үлеменә ышана алмыйбыз диләр.

Ул үзе бер дөнья иде шул. Тормышта гына түгел, хәтта үлем түшәгендә ятканда да, үзенең сабырлыгы, Аллаһка якынлыгы белән күпләрне хәйран калдырды. Мәкерле чир әтиебезне дә, безне дә тартты, йолкыды, бер утка, бер суга салды. Нинди авыр минутларда да янәшәдә зур йөрәкле, киң күңелле, башкаларның борчуын үзенеке кебек итеп кабул итүче кешеләр барлыгын тою безгә сыгылып төшмәскә көч бирде. Көннең кайсы вакытында гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмик, туганнар, авылдашлар, райондашлар, әтиебезне белгән һәркем ярдәм кулы сузарга ашыкты. Иң мөһиме, әтиебез дә кешеләрне яратып, аларны кайгыртучанлыгын тоеп китте. «Мин сезне канәферләр тотып каршы алырмын. Бу яхшы кеше, монысы тагын да яхшырак. Безнең авылда яхшы кешеләр генә яши диярмен» –дип, әйтте ул үләренә берничә көн кала. Бу сүзләрдә аның бөтен кешеләргә булган хөрмәте дә, рәхмәте дә. Әтиебезгә, гаиләбезгә кайгыртучанлык күрсәткән, ярдәм иткән, әтиебезне соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Якыннарыгызны югалтмыйча, бу тормышны яратып яшәргә язсын.


Әүхәдиевлар гаиләсе,

Арбор авылы.

Фото: гаилә архивынан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты