Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бездә "Өлкәннәр көне" (Яңгул урта мәктәбендә үткән бәйрәмнән фоторепортаж)

Яңгул урта мәктәбендә "Өлкәннәр көне" узды.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Безнең Яңгул урта мәктәбендә дә бу юнәлештә күп эшләнде. Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котлау, аларны мәктәпкә чәй табыны артына чакыру инде матур традициягә әйләнде.
Быел да һәр ветеранның өенә чәчәкләр, котлау открыткалары илттек. Ә 3 октябрь көнне өлкәннәребезне мәктәпкә дәштек. Алар чәй табыны артында, бер-берсе белән гәпләшә-гәпләшә, укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар, үзләре мәктәптә эшләгән чорның вакыйгаларын яңарттылар.
Шулай ук әлеге бәйрәмгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Юнысовна да килде.Ул быел үзләренең гомер бәйрәмнәрен - юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны котлап, махсус бүләкләр тапшырды, өлкәннәребезгә үзенең матур теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр әлеге чараны оештырган өчен зур рәхмәт әйттеләр.
Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар. Алар укучыларга тырышып укырга, ә укытучыларга армый-талмый, барлык авырлыкларны җиңеп гел алга барырга, яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләкләрен белдерделәр.

Резеда Рәхматуллина
педагог- оештыручы
Өлкәннәр көне уңаеннан язылган шигырь
Бер күрешү - үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте барыгызга
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына.
Күпме тапкыр үтелгән бу сукмактан
Әле генә кебек, кичә генә.
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.
Таныш йөзләр, якын хезмәттәшләр
Бәйрәм табынына бүген килгән.
Хатирәләр бик күп, сөйләр сүзләр.
Истәлекләр, үзең генә белгән.
Өлкән буын ихтирамга лаек,
Безгә - маяк , тормыш юлыбызда.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Без телибез бүген барыгызга.
Бала, оныкларга кирәк булып
Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп.
Яшәгезче әле, картаймагыз,
Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.
Сез булганда, әле без -бәхетле,
Нур бөркелә сезнең йөзегездән!
Очрашулар тагы насыйп булсын,
Аерыласы килми үзегездән!
Ленина Шәфигуллина
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250