Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Бездә сихернең җиде төре таралган”

...Сихер кермәсен өчен үзеңне сакларга кирәк. Һәрвакыт тәһарәтле булу, намазларны үтәү, ...иртә-кич махсус догаларны укып йөрү – болар яман күзләрдән дә , сихердән дә саклый.

–Безнең җирлектә сихернең җиде төре таралган. Иң еш очрый торганы – ир белән хатынны аеру өчен эшләнә. Явызлык, көнчелек сәбәпле, кешенең тормышы, ир белән хатынның үзара хәерле мөнәсәбәте башка берәүнең күңелен тырный башлый... Икенче киң таралган сихер ике дус кешене аеруга юнәлтелә. Әйтик, ике дусның зур гына сәүдәләре, байлыклары бар ди. Араларына сихер салып, аларны дошманга әйләндерәләр. Өченче сихер үзеңә карату, яраттыру өчен эшләнә... Дүртенче төр сихер белән кешенең сәламәтлеген какшаталар. Бишенче төр сихер кешене үтерү өчен эшләнә. Көчле сихер ясалганда, җен сихерченең гамәлен генә үтәп калмый, сихерләнгән кешенең эченә кереп утыра һәм аның белән идарә итә башлый. Ул аның нерв каналларын каплый, эчке органнарына тәэсир итә. Андый зат авыруга сабыша, хастаханәгә барып, анализлар бирә, ләкин табиблар бернинди тайпылыш тапмый... Алтынчы төр сихер вакытында кешенең күңелендә курку хисе уяталар. Ул һәрнәрсәдән курка торганга әйләнә... Җиденче төр сихерне салучылар кешеләрне “киләчәкне әйтәм”, “дәвалыйм” дип җәлеп итә.

...Сихер кермәсен өчен үзеңне сакларга кирәк. Һәрвакыт тәһарәтле булу, намазларны үтәү, ...иртә-кич махсус догаларны укып йөрү – болар яман күзләрдән дә , сихердән дә саклый.

...Өйдә шикле әйберләр тапканда, аларны кул белән кагылмыйча гына, бер савытка яки кәгазьгә алалар. Банкага су салалар, шуның өстенә “Фатиха”, “Аятел көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сурәләрен укыйлар һәм теге әйберләрне шул суга салалар. Коръәнле суда аларның сихере яна. Аннары суны әйберләре белән бергә түгәләр, күмеп куялар.

Шуны да онытмаска кирәк: “Бәкарә” сурәсенең 102 аятендә: “Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булмаса, сихерче кешегә үзенең зарарын сала алмас”, – диелә.

Рамил хәзрәт Юнысның “Акчарлак” газетасына биргән әңгәмәсеннән (№49)

фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сихер