Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бездән 2 рецепт

“КӨНБАГЫШ” САЛАТЫ Бу салат өчен 1 тавыкның түш ите, 400 г гөмбә, 1 баш суган, 3 йомырка, 150 г сыр, зәйтүн, майонез, чипсылар кирәк булачак.

“КӨНБАГЫШ” САЛАТЫ

Бу салат өчен 1 тавыкның түш ите, 400 г гөмбә, 1 баш суган, 3 йомырка, 150 г сыр, зәйтүн, майонез, чипсылар кирәк булачак. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерәбез, гөмбә белән суганны кыздырабыз. Салатны түбәндәгечә тезәбез: савыт төбенә туралган тавык итен салабыз (һәр кат саен майонез сөртәбез), икенче катка кыздырып суытылган шампиньон белән суган салына, өченче катка эре угычта уылган йомырка, дүртенче катка исә вак угычта уылган сыр салабыз. Фәкать сыр өстенә генә майонез ягылмый.
Зәйтүнне дүрткә бүлеп, сыр өстен бизибез. Өстәлгә чыгарыр алдыннан “көнбагыш”ыбыз кырыйларына чипсылар тезеп чыгабыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибәбез.

АЛМАЛЫ ҮРДӘК

Бөтен килеш духовкада кыздырылган, тутырылган үрдәк – күпләрнең иң яраткан ризыкларының берсе һәм аны әзерләве кыен түгел. Безгә үрдәк, уртача зурлыктагы 5-6 алма, чирек суган, ярты кишер, 2 ч.к. шикәр, тоз һәм борыч (тәменчә) кирәк була. Маринад өчен 1 ч.к. тоз, 1/2 ч.к. борыч, 1/2 стакан алма серкәсе, булса, 2 аш. к. зәйтүн мае алына.Үрдәк түшкәсенең койрык, муен тирәсендәге тиресен, канат очларын кисеп алабыз да әзер маринадка салып бүлмә температурасында (яки суыткычта төнгә) 4-6 сәгатькә калдырабыз. Маринадлау процессында үрдәкне берничә тапкыр әйләндерергә кирәк. Алмаларны дүрткә бүләбез, уртасын алабыз. Аларның бер өлешен маринадтан алынган үрдәк эченә (аларга бер чирек суган һәм бер ярым кишер өстәргә мөмкин, бер өлешен формага салынган үрдәк кырларына тезәбез (алманы күбрәк тә алырга мөмкин, алар пешкән вакытта кечерәя). Үрдәкне 190 С ка кадәр җылытылган духовкага куябыз, 1 сәг. 15 мин. - 1 сәг. 30 мин. эчендә пешеп өлгерә.

Интернет челтәрләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт