Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Безгә бүген бер ел» - Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова бәйрәм иткән (видео)

«Дуслар, сәлам. Бүген бездә зур бәйрәм. Безгә бүген бер ел».

Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова торт белән сыйланып, «Соңгы бию» җырының бер еллыгын бәйрәм иткән. Шул уңайдан алар бәйрәмнән видео куеп, язылучыларының кәефен дә күтәргән.

«Дуслар, сәлам. Бүген бездә зур бәйрәм. Безгә бүген бер ел. Безнең уртак «Соңгы бию» җырыбызга – 1 ел! Бу вакытта җырны 5 миллионнан артык кеше тыңлаган. Бүген Ильмира белән бергә эшләвебезгә 1 ел. Ильмираны бер ел түзәм инде», – ди Марат уенын-чынын бергә кушып.

Башта алар торттагы 1 саны итеп куелган шәмне өреп сүндерә. Аннары Марат тортны кулы белән алып, Ильмираның битен буяп куя. Ә Ильмира кулындагы тортны тулысынча Маратның битенә чәпи.

Видеода күренгәнчә, җырчылар  әле шаяруларын дәвам иткән арада, идәнгә төшкән тортны бер ир-ат ашый башлый. Күрәсең, «хәзер торт белән чәй эчәр идек» дип көтеп торган булган.

Җырчыларның виртуаль дуслары Ильмираның җитез булуына шаккаткан.

«Ильмира каратэ белән шөгыльләнгән кыз бит ул», – дип язган Лилия Кадыйрова.

«Менә бу реакция!, Шунда ук әҗәтне кайтарды»;

«Ильмира җитез һәм төгәл эш итте»;

«Ильмираны бер ел түзәм дигәч, Ильмира карашы белән үтерде һәм торт белән өстәп тә куйды»;

«Ильмира күп уйлап тормады»;

«Ильмира югалып калмады, текә хәл иттең син аны»

«Моннан соң соңгы җырыгыз була күрмәсен»;

«Хәзер бу видеоны да 5 миллион кеше карар инде» дигән комментарийлар калдырган җырчыларның иҗатын яратучылар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев