Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безне ишетегез: кибетсез калдык

Әтнә авылында кибет ябылган, халык борчыла.

– Авылыбызда кибет ябылды. Бик читен. Аптырагач, сезгә шалтыратабыз, – дип хәбәргә чыктылар Әтнә авылыннан.

Әлеге хәбәрне алуга авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләевка шалтыраттык.
– Авылда озак еллар шәхси эшмәкәр Раиф Фәсыйхов кибете халыкка хезмәт күрсәтте. Кибет ябылгач, Чепья кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибете атнага ике мәртәбә авылга килеп сату итә башлады. Кибетне кабат эшләтеп җибәрү юнәлешендә эшләр алып барылды. Апрель аеннан кибет кабат эшли башлаячак, – диде җитәкче.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет халык авазы