Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Безне матур кочагына сыендырган җәйгә, искиткеч көн бүләк иткән Аллаһыга олы рәхмәт" (+видео)

Көшкәтбаштан бик җылы язма кабул иттек

Исегезгә төшерәбез узган ялларда Көшкәтбаш авылында "Әбиле җәй, әбиле чәй" мәҗлесе узды. Әлеге чара турында сайтыбызда язма дөнья күргәч, мәҗлестә катнашучылардан бик җылы язма кабул иттек.

"Андый тәмле чәй менә бары "Әбиле җәй, әбиле чәй" мәҗлесендә генә була кебек. Төрле үлән, җимешләрдән ясалган чәйне эчеп туеп булмый. Дүрт самовар өч термос чәй эчтек...
Әбиләр мәҗлесне ошатканмы, юкмы, белмибез... әмма бер кайтырга ашыгучы да булмады. Мондый аралашуның кирәк икәнлегенә инандык. Элекке җырларны тыңлап күз яшьләребезне сөрттек. Асия әби "Мин әнкәемне төшемдә күрдем..." дип җырлаганда беркем дә битараф кала алмады.
Гөлсама әбинең "Туган авылым минем" җырын һәркем яттан белә икән, кушылып җырладык.
Илсөяр апаның "Бар да кала..." җыры күпләрнең фикерләрен үзгәрткәндер, зур мәгънә салынган, яңа җыр башкарды ул.
Әниләр, тормыш, ялгызлык турында Мансура апаның шигырьләре уйланырга мәҗбүр итте, Фәридә апа заманча шигырь укып көлдерде...
Авылдашыбыз Хәлимә апа да (Кафия апаның туганы) сагынып бәйрәмгә килгән иде. Һәркемне танып, бу бит шуның кызы име, дип рәхәтләнеп сөйләшеп утырды.
Чәй мәҗлесенең ветераннары Гөлзада апа, Кадрия апалар белән беренче уздырган кичәләрне искә алып, күңелле мизгелләрен сөйләп көлештек.
Чәй эчәргә быел беренче тапкыр гына килүчеләр моңарчы килмәгәннәренә үкенеп, һай рәхәт булды бит, дип сөенделәр. Биедек тә, җырладык та. Әбиләрнең безне тыңлап килүләренә, әле менә шулай матур итеп җырлый, сөйли алуларына куандык... Безгә дә менә шундый ак яулыклы, кадерле картлык насыйп булсын иде диючеләр булгандыр мөгаен...
Безне матур кочагына сыендырган җәйгә, искиткеч көн бүләк иткән Аллаһыга олы рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев