Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безне шартлатмаслар дип әйтеп булмый...

Әлеге җөмләне куллансаң, безнең район халкы көләчәк кенә, булмаганны сөйләмә, бомба куймагайлары, диячәк.

Дөньякүләм террорлык фаҗигаләре барганда бу бер дә көлә торган әйбер түгел, чит илләрдә хәзер җәмәгать урыннарында шикле предметлар күренсә, шундук полициягә мөрәҗәгать итәләр, авылда, күпкатлы йортлар ишгалдында ят машина күренсә дә полицияне чакырталар. Бездә әле иминлек мәсьәләсендә бу яктан халык битараф, Аллам сакласын, андый фаҗигаләр була күрмәсен, әлбәттә. Хәзер чит ил гражданнары күпләп һәм иркенләп Рәсәй киңлекләренә үтеп керә алганда, без аеруча да сак булырга тиешбез. Шартлаткычлар күпвакыт транспортта, урамда, җәмәгать урыннарында, өйгә куелырга мөмкин. Ул, әлбәттә, игътибарны да җәлеп итмәс, чөнки алар гадәти әйберләр: чемодан, сумка, пакет, төргәк, тартма, уенчык, хәтта авторучка белән шакмаклы шоколад та булырга мөмкин. Әгәр шундый предметларга юлыксагыз, кибеттә булсагыз кибетчегә, урамда яки метрода полиция хезмәткәренә, транспортта шофер кешегә тыныч кына, җайлап кына, шыпырт кына мөрәҗәгать итү кирәк. Үзеңә һич кенә дә кагылырга – ачарга, этәргә, аяк белән этәрергә, тияргә ярамый. Әгәр дә очраклы рәвештә террорлык акты кылырга ниятләп йөрүләрен, яисә экстремистик алымнар ишетсәң, 02 һәм 112 телефоннарына шалтырату кирәк. Хәбәр керүгә, объекттан кешеләрне чыгару башлана, куркыныч зона әйләндереп алына, кешеләргә һәм транспорт чараларына ул зонага керү тыела. Ләкин шуны онытмагыз, ялган хәбәр җиткерү катгый тыела. Чөнки бу уен-муен эш түгел, федераль югарылыкта башкарыла торган эшләр, ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорлык фаҗига