Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Безнең вакыт бармы әле, улым?»

Карадуган авылында мәшһүр шәхес Бакый ага ЗЫЯТДИНОВны искә алдылар

Юллар янә Карадуганга илтте. Әле кайчан гына музейда-мәктәптә Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашкан идек. Менә янә гимназиягә киленде. Бу юлы килүебез Бакый Зыятдиновны искә алуга бәйле. Әгәр исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде, аны котларга барлык район җәмәгатьчелеге җыйналыр һәм, әлбәттә, Рәсәй Президентына кадәр хат аша котлар иде үзен. Тик, рәхимсез авыру 2014 елда район җәмәгатьчелеген  күркәм шәхессез калдырды. Бакый аганың тормыш иптәше Мәдинә апа Карадуган мәктәбенең гимназия итеп үзгәртелүенә һәм Бакый Зыятдинов исемен алуына  куанып беталмый:

– Гимназиянең хәзерге директоры Гөлсинә Фаилевна нинди юллар аша ирешкәндер мәктәпне гимназия итәргә, анысы безгә билгесез, әмма ул бик тә рәхимле эш башкарды, – ди Мәдинә апа. Хәләле куаныр, әлбәттә,  дип кенә кабул итмик. Чыгышлар вакытында гимназиягә Бакый аганың исеме бирелүен сөенеп кабул иттек дип әйтүчеләр күп булды.

“Бакый – үлемсез дигәнне аңлата.” Танылган шагыйрь, язучы, тарихчы Гарифҗан Мөхәммәтшинның соравына залдан шундый җавап ишетелде.

– Әйе, үлемсез, – дип сөйләп китте Гарифҗан әфәнде. – Ул дүрт гомер яшәгән кеше. Беренчедән, ул бөек укытучы, чын мәгърифәтче, балаларга ныклы белем биргән, шушы Карадуган мәктәбен төзеткән. Икенчедән – ул музей төзегән кеше, берне түгел, икене, Себер тракты һәм Муса Җәлил музейларын булдырып, авылга юл салган шәхес. Өченчедән, ул тарихчы. Авыллар тарихын язуны, шәҗәрәләр төзүне иң беренчеләрдән булып ул башлады. Дүртенчедән, нинди гаиләсе бар аның! Бар татар дөньясына үрнәк итеп куярлык хәләле, улы, кызлары, килен, кияүләре, оныклары бар.

Гарифҗан ага Бакый агага багышланган мәдхиясен тел сәясәте белән дә бәйләде. “Татар теле үлә барганда әйтмичә калалмадым, гафу итәрсез», диде ул йомгаклау азагында. Урынлы иде аның өстәмә фикерләре. Әгәр Бакый ага исән булса, телнең югала баруын әйтеп кенә калмас, барыбызны бергә тиргәп тә атар иде, мөгаен. Бик тә принципиаль, туры кеше булуын без – иҗат кешеләре дә беләбез. “Хезмәт”тә язмалары еш басылды, республика матбугатында да урын алды. “Дөнья күргән мәкаләләремне 200гә кадәр санадым, аннан ары санамыйм”, дигән ул.Үләр алдыннан да редакциягә кереп, язма калдырып чыкты. Бик мөлаем, ачык иде, бер чир әсәре дә  сизелмәде йөзендә, йөгереп керде, йөгереп чыгып китте. Ике көннән  үлгән хәбәрен ишеттек, әле дә аңышып булмый, – нинди көчләр йөртте микән аны?  Әнә шундый җилдәй җитез, нурлы йөзле булып күңелгә кереп калды Бакый ага. Мөгаен, һәркемнең күңелендә шундый булып калгандыр, әнә, улы Булат сөйли бит: «Әти катлаулы операция кичерде. Казанга больницага алырга килгәч, табиб гомеренең санаулы калуы турында әйтте. Мин моңсуланып чыгып барганда, әти машина янында иде инде. «Безнең вакыт бармы әле, улым?» дип елмаеп басып тора. Универсиаданың ябылу көне иде, әйдә, билет ал да киттек шунда, ди. Тормышны чын күңеленнән яратып яшәде шул әти».

Бакый ага җырларга бик яраткан. Хезмәттәше Тәбрис Хөсәенов кулына баян алса, әйдә тегесен, әйдә монысын уйна дип кенә торган. Татар халык җырлары – “Мәдинәм-гөлкәем”нән башлап  кичәдә дә күп яңгырады.Кичәне бик эчтәлекле, җанлы, мәгънәле итеп оештыручыларның берсе, алып баручы Тәнзилә апа  Гыйззәтуллина кәгазьгә төшергән җыр сүзләре өләшеп тә җырлатты үзләрен. Җырладылар, алгы рәткә утырган зыялылар да, урта рәткә җыелышкан мәгариф ветераннары да, артка кунаклаган мәктәп коллективы да җырлады.

Бакый ага спортчы да булган. Физкультура укытучысы булып эшләгән Ханнан абый Рәхимҗанов ул чакларны сагынып искә ала. «Күпвакыт физкультура укытучылары директор артыннан үзе йөрсә, Бакый ага безнең янга үзе килә иде. “Ханнан, әйдә, бозны катырыйк та хоккей уйный башлыйк”, дип. Ә хоккейны яратты ул! Күп кеше уеннарны түгел, Бакый Шәймулловичның көч биреп торуын карарга килә иде. Көч биреп тә күрсәтте ул уенчыларга!”

Бакый Шәймуллович үзе дә сәяхәт итәргә яраткан, коллективын да иярткән: Таллин, Латвия, Киев, диңгез буйлап круизлар, Сочи, Ленинград, Волгоград... Карадуган мәктәбе коллективының бармаган җирләре калдымы икән?! Эшләтә дә, ял да иттерә, хезмәтләрен күрә дә белгән. Мәгариф ветераны Әминә апа Мөхәммәтҗанова ике ел эшләү дәверендә Татарстан югарылыгында Мактау таныклыгына ия булуына әле дә хәйран кала.

2007 елда  районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фирая апа Хәкимҗанова Карадуган мәдәният йортында Бакый аганың гаиләсе турында кичә әзерләгән иде. Шулчакта Зыятдиновларның гаилә кыйммәтләренә, зыялы дусларына сокланылган иде. Ә бу юлы, нинди җитәкчеләребез булган бит безнең дип таң калынды. Төзүче дә, спортчы да, сәнгатьне яратучы, мәгърифәтче, язучы, тарихчы, төпле ата, акыллы ир дә. Әнә шундый шәхесләре белән данлы  Балтач ягы. Үлсәләр дә, исемнәре кала, дәвамчылары кала. Бакый аганың да дәвамчылары бар, Булат улын гына алыйк, спортка да мөкиббән, сәнгатьне дә үз итә, хезмәт кешесенә дә рәхимле, биш бала әтисе, хөрмәтле ир, районның Әтиләр союзын җитәкли.

... Ял итегез инде, бүтән чара үткәрми торыгыз, дидек, гимназия директорына киткәндә шаяртып, чөнки беләбез, тагын берәр нәрсә була калса, Карадуган янә магнит кебек үзенә тартачак. – Смотр концерты бар әле, – диде гаҗәеп күркәм коллективы белән горурланып эшләүче тиктормас һәм тиктотмас директор. “Дәвамчылар үзебезгә охшаган!” дип елмаеп озатып калды безне шулчак гимназия алдына куелган портреттагы Бакый ага. Анысы хак, бар да үзегезгә охшаган, тарихны да барлыйлар, авылны да саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган