Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безнең юлчыларны кайда да беләләр

Безнең юл төзүчеләрне республикада да беләләр. Белмичә, Казан каласында узган Дөньякүләм спорт ярышларына кала урамнарын әзерләүгә зур өлеш керттеләр, хезмәтләре өчен рәхмәтенә дә, мактавына да лаек булдылар.

Алай гына да түгел, күршедәге Арча, Саба, Әтнә, Кукмара районнары халкы да тигез, шома юллар өчен безнекеләргә дә рәхмәтле.
Балтачтагы «МДСУ-1» коллективы быел аукционнарда отып, республика бюджетыннан бүленгән акчага бу районнарда юллар төзү һәм ремонтлау буенча 60 миллион сумга якын эш башкарган. Районга юллар өчен быел да республикадан 4 төрле программа буенча акча бирелгән. Материаль базасы нык булган һәм заманча техникалар белән коралланган коллектив ул акчаны вакытында хәрәкәткә китереп, үзләштереп җитешеп бара.
Балтач, Норма, Кариле урамнарына 3,5 километр асфальт юл түшәлгән. Балтачта, Түбән Ушма һәм Түбән Сәрдектә урамнарны вак таш җәеп рәтләгәннәр. Шушылай ике программа буенча 35 миллион сумлык эш башкарылган. Балтачта 4 километр урам, Чепьяда яңа балалар бакчасына илтүче юл, Түнтәрдә мәдәният йорты территориясе асфалтьланган. Икенче бер программа буенча Югары Сәрдек, Күскем, Иске Пукшинер урамнарына вак таш, Иске Көшкәт белән Урта Көшкәт, Иске Салавыч белән Яңа Салавыч арасындагы юлларга асфальт һәм Иске Салавычтан Салавыч Сәрдегәненә кадәр комлы таш җәелә.
Район эчендәге олы юлларның 8 километрына ремонт ясалган. Быел 9 айда район эчендә юллар төзү һәм ремонтлау буенча барысы 110 миллион сумнан артык эш башкарганнар. Мөмкинлекләре тагын да зуррак. Әмма финанс ягы, юллар өчен бюджеттан акчаның башкача бирелмәве кулны тота. Монда халыктан җыелган узара салым акчасы һәм аңа бирелгән өстәмәнең беркадәр ярдәме булса да, бик аз билгеле. Асфальт юлның 1 квадрат метрын салу 2000, ә ремонтлау (тишек ямау) 650-700 сумга төшә. Шуңа күрә халкы аз, ә урамнары зур һәм күп булган авылларда юллар салу эше сузыла да инде.

«МДСУ-1»дә хәзер 152 кеше эшли. Эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы узган 9 айда 23620 сум тәшкил иткән. Ел саен заманча яңа техника кайтарып торалар. Җир эшләре башкара торган бульдозерлар алынып спутник аша автоматка көйләнгән. Кышын юлларга ком, тоз сиптерә торган машиналары бар. 8 миллион сумга асфальт җәйгеч алганнар. Райондашлар яхшы юллардан гына йөрерләр дигән ният белән, киләчәккә өмет белән эшли юлчылар. Алар арасында хезмәтләре өчен Татарстан, Россия күләмендә бүләкләнүчеләр күп.
Менә быел да ике кеше - тракторчы Мөдәрис Нәкыйпов, асфальт салучы Ринат Рамазанов РФ Транспорт министрының Рәхмәтенә лаек булган. Мөдәриснең аңа кадәр дә бүләкләре бар иде. 2013тә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты бирелгән. Су cпорты төрләре буенча Дөнья Чемпионатына Казан каласы урам юлларын төзекләндерүдәге хезмәтләре өчен Балтачтагы «МДСУ - 1» директоры урынбасары Дефак Әүхәдшин, беренче класслы шофер Рамил Сафин, юл эшчесе Радик Мифтахов, экскаваторчы Илгиз Ивановка Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәте белдерелгән.

Юлчыларның бүген һөнәри бәйрәмнәре. Бәйрәм итәргә вакыт юк әле. Бәйрәм сезон ябылгач, ди алар. Карлар яуганчы планлаштырылган эшләрен төгәлләп калырга ашыгалар. Кышкы юлларны кардан чистартуга, бозлавыкларны бетерүгә кирәкле техникаларны, чималларны да әзерләп куялар. Ә без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Җаваплы, игелекле һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250