Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөгелмәдә гараж территориясендә имгәнгән дүрт яшьлек бала үлгән

Өйдә калдырырга кеше булмагач, әти кеше нәни улын эшенә алып килгән булган.

 Бөгелмәдә нәни бала өстенә йөк машинасы тимере төшкән һәм ул хастаханәдә вафат булган. Шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетына Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, 4 июньдә 15.30 сәгатьтән соң Бөгелмә автомәктәпләренең берсендә машина йөртү буенча инструктор 4 яшьлек улын эшенә алып килгән. Ир-ат улын балалар бакчасыннан алган, ә өйдә калдырырга кеше булмаган.

Ир-ат эш машинасын юган, аннары өс киемен алыштырырга киткән. Бу вакытта бала үзе генә урамда калган. Инструктор урамда тавыш ишетеп чыккач, улы өстенә йөк машинасы тимере төшкәнен күргән.

Баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма ул күкрәк читлеге, эче имгәнүдән һәм эчке органнары өзелүдән үлгән.

Якынча мәгълүмат буенча, гаражның кирпеч стенасы ишелү сәбәпле, анда терәтеп куелган йөк машинасы тимере бала өстенә төшкән. Бу хәлдән соң автомәктәп директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасарын тоткарлаганнар. Тиздән тикшерү аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Бу эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән