Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген, 15 октябрьдә, Халыкара ак таяк көнен билгеләп үтәләр

Ул 46 ел элек Халыкара начар күрүчеләр федерациясе тарафыннан гамәлгә кертелде. Россия 1987 елда бу көнгә кушылды.

Россиядә 15 октябрьдән алып 15 ноябрьгә кадәр традиция буларак “Ак таяк” айлыгы уза. Бу айлык кысаларында күрү буенча инвалидларның хокукларын яклап, проблемалары хәл ителә.

Татарстанда да тирә-юньдәгеләрнең начар күрүчеләргә мөнәсәбәтнең формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үтәчәк. Ак таяк көне җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең проблемаларына җәлеп итү һәм аларга карата сабыр, түземле булырга өйрәтү.

Таяк - ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, аларның "күзләре дә". Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.

Янәшәбездә яшәүче күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләргә карата без дә игътибарлы булсак иде.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата

2
X