Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Алия Әхәтовага бүләк тапшырдык (фото)

Бүген редакциябездә «Татмедиа" җәмгыяте үткәргән «Языл һәм телевизор от " дигән акция-бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булган Кече Лызи урта мәктәбе укытучысы Алия Салих кызы Әхәтованы бүләкләп уздык.

Телевизор ук отмаса да, Алия Салиховна бик матур һәм дә бик тә кирәкле кашыклар җыелмасына лаек булды. "Татмедиа"ның 11 газета-журналын яратып укучы киң карашлы, тирән белемле мөгаллимә әлеге акциядә катнашырга ният кыла, нинди дә булса бүләккә ия буласына өметләнми дә. Әмма бәхет дигәннәре үзенекен итә, татар, һәм дә удмурт, рус балаларына татар телен өйрәтүче Алиябез "Хезмәт" ебез тарихында үз урынын ала.

- Матбугат укытучылык эшчәнлегендә аеруча да кирәк, - ди Алия Салиховна. - Көндәлек яңалыклар, актуаль көн темалары, мәгарифтәге үзгәрешләр - нигездә кызыксынып укый торган темаларым.

Алия тормыш иптәше Нияз (шулай ук укытучы, Норма һөнәр лицеенда тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта) белән ике бала үстерәләр. Мөхтәрәм мөгаллимәбезгә алга таба да уңышлар елмайсын, эшендә дә, гаиләсендә дә бәхетле булырга язсын! Иң мөһиме, "Хезмәт"ебездән аерылмасын!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне дә киләсе яртыеллыкка "Хезмәт"ебезгә язылырга өндибез, сезгә дә бер бәхет елмаер, бүләкләр дә насыйп булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250