Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген балан бәлеше пешерәбез

"Узган елгы баланым ята, нишләтергә инде, ди бер танышым. Менә сиңа балан бәлеше рецепты, пешер рәхәтләнеп. Тәмен безгә дә әйтерсең, язарсың.

Камырга 
1 пачкадан чак кына азрак ак май ( мин маргарин, спред кулланмыйм, камырга да ак май салам) 
1 стакан шикәр комы 
1 пакет разрыхлитель 
Ярты стаканнан әзрәк сөт 
Он 

Эчлеккә: алдан пешерелгән балан ( 0,5 - 0,7 литр) 
алма повидлосы 
крахмал 

Эш тәртибе: 
1. Башта йомшарган ак майны, шикәр комын һәм онны уалап крошка ясыйбыз. 
2. Шуңа ярты стаканнан әзрәк сөт кушабыз һәм артык каты да, артык йомшак та булмаган камыр басабыз. 
3. Әзер камырны ярты сәгатькә суыткычка алып куеп торабыз.
4. Баланны әз генә су һәм мул итеп шикәр комы салып калын төпле мистә пешерәбез. Изелеп беткәнче үк түгел. Баланнар формасын саклап калырга тиеш! Балан пирүге пешерергә уйласагыз, эчлекне кичтән үк тә пешереп куярга була. 
5.Арытаба камыр җәябез, аның өстенә алма повидлосы сөртәбез, эчлекне салабыз, өстенә крахмал я он сибәбез һәм, капкач камырны каплап, чит-читләрен матур итеп бөрәбез. 
8.Өстенә әз генә май, шикәр комы, он кушып ясалган крошканы сибәбез. 
9.Алдан кызулатырга куелган духовкада 35-40 минут пешереп алабыз. 
Шуның белән шул. Сез дә пешереп карагыз, дуслар! 



Рецепт авторы Венера Мәҗитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев