Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген – Бөек Качману! Бәйрәм белән!

18е көнне хуҗабикәләр карандаш белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә диярлек кач рәсеме ясый.

Бүген христиан динен тотучылар Бөек бәйрәм  – Качману көнен билгеләп үтә.

 Чыганакларга күз салсак, Качману – Бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 гыйнварда, иске стиль буенча 6 гыйнварда бәйрәм ителә, диелгән.

Качмануга хәтле Христос туган көнге бәйрәм һәм Нардуган көннәре була. Әлеге йоланы гадәттә 18 нче гыйнвардан 19ына каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында башкаралар. Аны Крещение Господне - Качману, ягъни Чумылдыру дип йөртәләр. Бу бәйрәм көнне иорданьда чуму гадәте сакланган. Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдән суны изгеләштергәч кенә коенырга ярый.

Әлеге коенуның асылы — сәламәтлек сорау икән. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка», — дип әйтергә, саулык сорарга кирәк. Изгеләштергән су көчле дәвалау үзлегенә ия дигән ышану бар.

Моннан тыш, бәйрәмнең үз йолалары да бар икән.

18е көнне хуҗабикәләр карандаш белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә диярлек кач рәсеме ясый. Ул саклау көченә ия дип юрала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм