Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Фәридә Шакированың юбилее

Фәридә Шакирова - халыкчан шагыйрә, кабатланмас каләм иясе

Хөрмәтле Фәридә апа!
Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә иминлеге, улыгызның һәм кызыгызның игелекләрен күреп, бәхетле гомер итүегезне телибез!
Сез «Хезмәт»ебезнең иң якын кешеләреннән берсе, дистә елларга сузылган иҗатыгыз газетабыз укучыларының күңелләренә үтеп кереп, әсәрләрегезгә карата ихтыяҗны арттыра гына бара. Һәр әсәрегез уйландырырлык, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясарлык. Халыкчан шагыйрә, кабатланмас каләм иясе булуыгыз горурлык хисләре уята, тарихыбызны баета.
Иҗатыгыз беркайчан да саекмасын, каләмегез тутыкмасын! Мул, имин тормышта, чәчәктәй кызыгыз Римманың, тәүфыйклы улыгыз Русланның игелеген тоеп, бәхетләренә куанып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, борчу-мәшәкать күрми яшәргә язсын! Күңел түрләрегездән ташып чыккан уй-фикерләрегез энҗе бөртегедәй кәгазь битләренә сибелсен, татлы иҗат җимешегез гел дә шулай үз урынын тапсын, үз укучысына барып ирешсен! Алдагы юбилейларыгызны да гел бергә, күңелле итеп үткәрергә язсын!

Күпме эзләсәң дә табып булмас
Сезнең кебек иҗат кешесен!
Янар тау Сез шигырь дөньясында,
Ярга бәргән ярсу дулкын Сез!


Сезнең иҗат безнең күңелләргә
Җиләс җилдәй кагылып үтә дә, –
Һәм уйната хаклык бураннарын
Йөрәк кылларына тия дә!..


Сезнең иҗат – тиңсез хәзинә ул,
Тәхет итеп түргә куярлык.
Җанны кузгатырлык иҗатыгыз, –
Ханнар исәбенә торырлык!


Иң изге теләкләр белән, «Хезмәт» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәридә Шакирова