Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген җиде каеннан миннек әзерләгез!

Хәләл җефетегез белән икегез бергә шул миннек белән чабынсагыз, бер-берегезгә булган хисләрегез сүнмәс, дип ышандыра халык сынамышлары.

Борынгылар 5 июльдә елга буенда үскән җиде каенның суга иелгән ботакларын кисеп, миннекләр (мунча себеркесе) әзерләгән һәм аның белән чабынырга беренче итеп яңа өйләнешкән яшь парны җибәргән.

Бүген көн уртасында кинәт яңгыр явып китсә, ә кичтән якты булып Ай калыкса, уңышлы ел булачак.

Бүген көн бик эссе һәм күк йөзе аяз булса, декабрьдә көчле салкыннар һәм бураннар көтегез.

4еннән 5енә күргән төш - буш төш. Ә 5 июльдә көндез күргән төш якын арада булачак вакыйгалар турында кисәтә.

5 июльдә туган кешеләргә авыр минутларда урманга барып, чыршы, нарат, пихта агачларының берсен кочакларга һәм ниндидер яхшы нәрсә хакында уйларга кирәк. Бераз вакыттан күңел тынычлыгы киләчәк.

5 июльдә туган кешеләр шәфкатьле һәм энергияле. Йомшак яклары – бик эмоциональ, кайвакыт бераз үзсүзле. Талисман итеп аларга малахит ташын йөртергә кирәк, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миннек