Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген көндез һәм кичен республикада яшенле яңгыр булуы һәм җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитә.

Урыны белән боз яву ихтималы бар. Төнлә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә 10-15, көндез 22-27 градус җылы булачак. Татарстан районнарында уртача һава температурасы әллә ни аерылмый.
Казанда төнлә 13-15, көндез 26 градуска кадәр җылы булачак. Яңгыр яву, яшен булу, җилнең көчәю ихтималы бар.
24 майга каршы төндә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Һава температурасы - 10-15 градус җылы, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://www.filipoc.ru/interesting/prirodnoe-yavlenie-groza

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250