Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме!

Алтын көзнең бер көненә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә “Хезмәт” газетасы коллективында тырыш хезмәткәр, кадерле әни, туганнарына төпле киңәшче булып, без – хезмәттәшләре өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәшебез Зәлия Мансур кызы Фәйзрахманованы гомер бәйрәме – туган көне белән котлыйбыз. 

Дөньяга килгән һәр кеше тормышка үз юлын яра. Ә Зәлия яшь булса да, зирәк, ярдәменнән калдырмый, һәр нәрсәгә үз фикере бар, үзенә карата хөрмәт уята. Аның холкына максатчанлык, хезмәт сөючәнлек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар хас. 

28 октябрьдә хезмәттәшебезнең туган көне. Без аңа ихластан ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, олы бәхет телибез. Күңелеңдәге иҗат чишмәң саекмасын, бәхет-шатлыкларың, күңел канатларыңа ныклык өстәүче уңышларың мул булсын. 

Зәлия! Туар һәркөн ишеттерсең сиңа 

Яхшы хәбәрләр генә. 

Яныңда булсын һәрвакыт 

Үзең кебекләр генә. 

Олы ихтирам хисләре белән “Хезмәт”леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев