Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның гомер бәйрәме.

Бүген райондаш шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның туган көне.

«Хезмәт» газетасы коллективы Мәгъмүрә ханымны ихластан гомер бәйрәме белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, озын гомер тели.
Нигә елый?
Табигать тә бик үзгәрде хәзер,
Кар урынына тоташ яңгыр ява.
Кешеләргә үпкә-рәнҗешләре
Күз яшьләре булып җиргә тама.
Рәнҗеттек шул бик тә рәнҗеттек
Урманнарга чыксак чүп-чар кала.
Ромашкалар үскән болыннарның
Күкрәгендә хәзер тирән яра.
Үпкәлре күпкә китте микән?
Ява яңгыр, әле һаман ява.
Рәнҗешләре үпкә, күз яшь булып
Кабат әрнеп, җиргә тама... тама!
Язмышлардан уз әле
Кулларыңны салчы кулларыма,
Язмышлардан зинһар уз әле.
Йөрәк белән йөрәк арасына
Жимерелмәслек күпер суз әле.
Кулларыңны салчы кулларыма,
Язмышлардан гаеп эзләмә.
Бәхет яңгырына коеныйк та
Керик әле алтын көзләргә.
Кулларыңны салдың кулларыма,
Җитәкләшеп бергә атладык.
Бер-беребезгә күпме сыенсак та
Жаныбызга җылы тапмадык,
Язмышлардан читкә атладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250