Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Түнтәр урта мәктәбендә «Парклар маршы-2014» акциясенә йомгак ясалды.

Укучылар көче белән әзерләнгән «Без - табигать дуслары» дигән экологик кичә кешеләр тарафыннан табигатькә салган зыян турында бәян итте.

Кечкенәдән табигатькә сакчыл карашта булып, табигый һәйкәлләрне, урман-суларны төрле пычранулардан сакларга кирәклеге әйтелде.
Иң куанычлы минутлар сәхнә түренә җиңүчеләрне чакыру булды. Рәсем, инша, фотосурәт бәйгеләрендә җиңү яулаучыларга диплом һәм тыюлыкның махсус бүләкләре тапшырылды. Табигатьне саклау буенча нәтиҗәле белем биргән укытучыларның хезмәте дә аерым билгеләп үтелде.
Акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Бу исә табигатьне сакларга, якларга әзер булучылар, Җир-Анабыз өчен борчылучылар сафы ишәя дигән сүз. Узган ел конкурска 600 эш тәкъдим ителсә, быел 700 эш арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250