Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген яңа 2022 елның икенче көне

2022 ел – кәбисә ел түгел. Шуңа күрә анда 365 көн. Бу 12 ай, 52 атна, 8760 сәгать, 525600 минут һәм 31 миллион 536 мең секунд дигән сүз.

Бер ай буе зарыгып көткән яңа ел бәйрәме дә үтеп китте. Бүген яңа 2022 елның икенче көне. Әле бу 2022 ел дигән санга, сүзтезмәгә тиз генә ияләшеп булмас. Сез ничектер, мин үзем мондый үзгәрешләргә шактый озак ияләшәм. Ялгышып алдагы, үткән елны да язгалап куям. Ияләшеп беттем дигәндә генә, ел да бетеп китә. Әйдә, өстәл артыннан кузгалыйк та, 2022 елда ничә көн-сәгать икәнен исәпләп карыйк әле. Әй, хәер, баш ватмагыз, үзем әйтәм. Мин инде аны әллә кайчан санап куйдым.

2022 ел – кәбисә ел түгел. Шуңа күрә анда 365 көн. Бу 12 ай, 52 атна, 8760 сәгать, 525600 минут һәм 31 миллион 536 мең секунд дигән сүз. Дөрес, бүгенгә инде бу саннар беркадәр кимеде. Әмма алда әле безнең кулда шуның кадәр вакыт бар дигән сүз. Кадерен белеп, кирәкле, изге-игелекле эш-гамәлләргә багышлыйк та, 31 миллион фәләнчә йөз мең секунд гомерне бәхетле булып яшик. Шулай яшәргә насыйп булсын!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел Алло, без талантлар эзлибез