Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүгенге көндә 800гә якын төр хайван пластик белән агуланып үлә.

Тик бөтен хәлдән дә чыгу юлын табып була. Ә менә үлгән табигатьне торгызып булмый.

Теш щёткасы, пластик савытларга салынган кремнар һәм башка бизәнгечләр, су шешәсе, ризык контейнеры, пакет, дәфтәрләр салынган пластик папка, дәфтәр-китап тышлыклары, каләм – бу көн дәвамында кулланыла торган пластикның иң аз өлеше генә. Кая илтә бу тормыш?..

Бүгенге көндә 800гә якын төр хайван пластик белән агуланып үлә.

Кошларының 90%ы ашказаны пластик белән тулудан интегә.

Ел саен океанга 13 миллион тоннага якын пластик эләгә.

Көн дәвамында никадәр пластик кулланылганны аңлар өчен, бер генә көн булса да пластиксыз яшәп карарга кирәк. Үзегезгә урын таба алмаячаксыз. «Кибеттә товарны нәрсәгә салырга?», «Пакет урынына нәрсә кулланырга?» кебек сораулар иң гадиләре генә. Тик бөтен хәлдән дә чыгу юлын табып була. Ә менә үлгән табигатьне торгызып булмый. Киләчәгебезнең нинди булуы – безнең кулларда.

«Минем тәҗрибәм»

Zero Waste (“ноль калдык” яки “ноль югалту”) фәлсәфәсенең төп идеясе – көнкүрештә калдыкларны булдыра алганча киметү, иң яхшысы – нольгә җиткерү.

Соңгы арада мине бу проблема бик борчый. Шуңа күрә пластиктан мөмкин адәр баш тартырга уйладым. Эксперимент! Авылча «Zero Waste»ны башлыйбыз!

1нче көн: Экспериментымны кирәкмәгән әйберләрне ташлаудан һәм макулатура тапшырудан башладым. Дус кызым белән бергә 20 кг макулатура тапшырдык!

2нче көн: Полиэтилен пакетларның альтернативасы – тукымадан ясалган кечкенә генә сумкалар. Шуңа күрә икенче көнемне шуларны тегүгә багышладым. Схеманы әни өйрәтте, Интернетта видеолар да табып була.

3нче көн: Пластик шешәләрне күптән кулланмыйм. Альтернатива – эко-шешәләр. Аларны төрле кибетләрдән табып була, бәяләре дә арзан.

4нче көн: Иртәмне кулланылган батареялар җыюдан башладым. Авылда аларны эшкәртеп булмый. Әмма шәһәргә барганда тапшырырга мөмкин. Казанда, мәсәлән, «Мега» сәүдә үзәгендә батареяларны эшкәртә торган савыт куйдылар. Җыйган «байлыгымны» шунда тапшырачакмын.

5нче көн: Бу көн мәңгегә истә калачак… Дус кызым белән чишмәгә бардык. Гадәттә, хәзер авыл халкы чишмәгә зур (5–10 литрлы) пластик шешәләр белән йөри. Бер карасаң, бу пластик шешәләргә «икенче сулыш» бирү (чүплеккә ташлауга караганда, әйбәтрәк, минемчә). Ләкин минем бит эксперимент! Шуңа күрә кабат үткәннәрне искә төшереп, чишмәгә көянтә асып киттем!

Элек көянтә асып йөргән кызларны китаплардагы сурәтләрдә генә күргәнем бар иде, ә хәзер мин, шул кызлар сыман, үзем авыл юллары буйлап көянтә асып барам! Барганда, үземне чын тырыш татар кызы кебек хис иттем, ә менә кайтканда… Ярар, авырлык күрмәгән кеше түгел лә без.

6нчы көн: Бүген кибеткә үзем теккән «эко-букча» белән бардым, целофан пакет урынына да тукымадан ясалган капчыгым үзем белән иде. Шул капчыкка кәнфитләр тутырганда, сәер карашлар тойдым. Ярый, була торган хәл.

7нче көн: Уку елы башында мәктәп укучылары китапларны тышлыйлар, ә бик күп дәфтәр, китап тышлыклары полиэтиленнан ясалган. Ә менә мин үземнең китапларымны бүләкләр тышлый торган махсус кәгазь, кайберләрен крафт кәгазе белән тышлаган идем. Мондый «тышлык ысулы», беренчедән, экологик, икенчедән, арзан, өченчедән, матур! 7нче көнне шул тышлыкларны яңарттым.

Эксперимент алдыннан “авылда пластиксыз яшәү җиңелрәк” дип уйлый идем, әмма хәзер фикерем үзгәрде. Авыл җирлегендә кулланылган пластикны эшкәртеп булмый. Йә ягасың, йә чүплеккә ташлыйсың. Бик кызганыч күренеш…

Айназ Сөләйманова

Моны белү тору мөһим:

1) Бер полиэтилен пакет, уртача, 12 минут кулланыла. Полиэтилен, пластик 400–1000 ел (!) таркалмыйча җир өслегендә ята һәм бисфенол-А, полистирол дигән канцерогеннар бүлеп чыгара.

2) Пластик шешәләрдән су эчү, контейнерларда ризык җылытып ашау онкология барлыкка килү ихтималын 50 %ка арттыра.

3) Пластиктан чыккан токсин баш мие клеткаларына зыян сала, бавыр таркалуга китерергә мөмкин. Җенси җитлегү процессын тизләтә.

4) Пластик чүп рәвешендә табигатькә чыгып, хайваннарны, кошларны үтерә.

5) Балыкларның организмына эләккән пластик ризык булып безнең өстәлгә эләгә.

6) Табигатьтә чыгарылган вакланган тозда полиэтилен кисәкләре (микрокисәкчәләр) бар.

7) Пластик бүлеп чыгарган метан һәм тритан глобаль җылынуга уңай шартлар тудыра.

8) Дөнья океанына чыгарылган пластик һәм полиэтилен чүптән торган утрау барлыкка килгән. Утрауның зурлыгы Россиянеке кадәр.

Махсус тамга

Пластик савытны ташлаганчы, махсус тамгага игътибар итәргә онытма. Кулланыла торган пластикны эшкәртергә бирергә мөмкин.

1. РЕТЕ Полиэтилентерефталат (РЕТ, РЕТЕ, ПЭТ). Су шешәсе, стаканчиклар, контейнерлар һ.б. Эшкәртелә!

2. HDPE Пакетлар, юыну һәм юу кирәк-яраклары тутырылган шешәләр. Эшкәртелә!

3. V Поливинилхлорид (PVC и V). Пластик тәрәзәләр, җиһаз элементлары, торбалар, эскәтерләр, химикатлар салынган савытлар. Эшкәртелми!

4. LDPE Полиэтилен (LDPE, PEBD, ПВД). Майка пакет, чүп пакетлары, дисклар. Эшкәртелә!

5. PP Полипропилен (PP, ПП). Калын пластиктан ясалган контейнер, шприц, бала уенчыклары. Эшкәртелә!

6. PS Полистирол. Йогырт, катык савытлары, теплоизоляцион плитәләр, сэндвич-панельләр. Эшкәртелә!

7. OTHER Кулер өчен зур шешәләр, балаларның сөт шешәләре, уенчыклар. Эшкәртелми!

http://yalkyn.com/tejribe/38049/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология