Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүгенге көндә дә сагынып искә алабыз сине – Илья

Сәхнәдә очып-очып яшьләр бии. Шулар арасында яшьләрдән дә җитез биюче Илья Васильев та бар.

Әллә шул кызулыгы, җиңеллеге белән бу дөньяга килеп, тиз генә китеп тә бардымы икән?! Мин аны күктәге йолдызга тиңли идем! Әле генә шикелле...
Субаш авылы мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илья Степановичны 1998нче елдан, район мәдәният йортында инструктор-оештыручы булып эшләгән чагымнан ук белә идем. Субаш авылына килен булып килгәч әле хорда җырларга, әле концерт куярга, әле спектакль уйнарга чакыра башлады. Үҗәтлеге дә бар иде үзенең, риза булмыйча кара! Кешенең кайсы яктан сәләтле булуын бер күрүдә чамалый, әйтеп бирә. Сәхнәгә һәркемнең күңелен үстереп, рухландырып, очындырып чыгара иде. Нинди сәләтле психолог, җитәкче-оештыручы, биюче һәм җырчы, төрле уен коралларында оста уйнаучы, шаян, олылар янында олыларча, балалар янында балаларча акыл белән эш итүче, җитез хәрәкәтле, һәркемнең хәленә керә белүче олы шәхес булган ул. Чын иткән сәхнә йолдызы!
Субаш мәдәният йортында Илья Степановичны искә алу кичәсе үткәрелде. Зал шыгрым тулы. Сәхнә алдына Ильяның яратып уйнаган гармуны, аның янында фотосурәт. Түргә зур итеп ясалган плакат-фото эленгән. (Монысын олы улы Илгиз ясаткан). Әкрен генә мәрхүмнең Равия белән җырлаган дуэты яңгырый. Гүя сәхнә артыннан Илья җырлап чыгып килә. Халык бер мәлгә аптырап, як-ягына каранды. Ул безнең белән, безнең арада...
Барлык чыгыш ясаучылар да мәрхүмнең рухына үзләренең җырларын, шигырьләрен, биюләрен, бәетләрен ирештерде. Бигрәк тә улы Илгизнең, әтисе рәсеме янына кат-кат килеп җырлавы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Аны без күбрәк биеп йөрүен белә идек, баксаң, шундый моңлы итеп җырлый да икән. Икенче улы Илһам, бүгенге көндә Казан фәнни-эзләнү университетында белем алып, кандидатлык диссертациясе якларга җыена. Олы тормыш юлына аяк басканда янында әти кеше булмау үзен сиздергән ахры. Илһамыбызга сүз бирелгәч, аның әйтеләсе сүзләре әйтелеп бетә алмады. Ә мәрхүмнең тормыш иптәше Рәйфә апа ниләр кичерде икән? Күпме сабырлык, батырлык кирәк бу мизгелләрдә.
Әйе, авыл халкы Ильясын бик яратты, үз итте. Бүгенге көндә дә сагынып искә ала.
Фото: http://kartiny.ucoz.ru/photo/kartinki_s_nadpisjami/pomnim_ljubim_skorbim/pomnim_ljubim_skorbim_skachat_besplatno/665-0-32498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250