«Бүгенге рәхәтлекнең кадерен белик»
«Хезмәт» газетасы үз яшьтәшләре белән таныштыруны дәвам итә. Бүгенге героебыз – Балтач бистәсендә гомер кичерүче, күптән түгел 90 яшьлек юбилеен каршы алган Галип Хөсәен улы Гарипов.
Кили авылында дөньяга килеп, ул чорның барлык авырлыкларын күреп, тырышлыгы, үҗәтлеге белән тормышта үз урынын тапкан Галип Гариповның хезмәт юлы район кино оешмасы белән бәйле. Хәтта армия сафларында да әлеге хезмәттән аерылмый ул. Балтач кызы Галия белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерәләр.
– Әти белән әни 43 ел бергә бик тату гомер иттеләр. Безне дә үзләре үрнәгендә тәртипле итеп үстерделәр. Кызганыч, Наил энем 45 яшьтә вафат булды. Әниебез гомере буе китапханәдә эшләде. Лаеклы ялга чыккач, әтием янында кино оешмасында хезмәт куйды. Парлы картлыкта бер-берсенә терәк булып яши алмаулары гына үкенечле, – дип сөйли кызлары Гадения ханым.
Галип абый олыгайган көннәрендә мәдрәсәдә белем алган, соңгы елларда гына мәчеткә йөрми башлаган. Аңарчы бер генә көн дә мәчеткә бармыйча калмаган.
– Әтинең көнлек расписаниесе төзелгән. Бер генә минутны да бушка уздырмый. Намаз укый, коръән тыңлый. Гомер буе нужа күреп яшәгәннәр, картлыклары борчу-мәшәкатьсез, сызлану-сырхауларсыз узсын, – дип тели Гадения апа.
Юбиляр төп нигездә кызы Гадения белән бер-берсенә терәк булып, күркәм картлык кичерә. Бәйрәм көнендә Галип Гариповны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район кино оешмасы җитәкчесе Радик Михайлов тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
– Мине зурлавыгызга зур рәхмәт. Таза-сау булыгыз, эш урыннарыгызда дәрәҗәләргә ирешегез. Яшьләргә исә әйтер сүзем шул, иманлы, инсафлы булсыннар. Муллыкта яшибез, шушы рәхәтлекләрнең кадерен белсәк иде, – ди Галип абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев