Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бибинур кызы Гөлнур яки укучының укытучысына мәдхия (+фото)

Салавычта тегермән тыкрыгы дигән урам бар. Ул урам Салавыч Сабантуена илтә, заманында су тегермәне урнашкан тарихи Шушма елгасына алып төшә, күрше авылларга алып чыга. Әнә шул урамда Мөхәммәд Мәһдиев әсәрләрендә генә тасвирланган кебек гади, нечкә күңелле, әмма мөгаллим исемен данлы-дәрәҗәле йөрткән Бибинур апа яшәде. Аны укучылар бик яратты. Үзе дә балалар өчен өзелеп торды. Бигрәк тә интернатта яшәүче күрше авыл балаларын үз итте.

Шул Бибинур апаның кызы Гөлнур да әнисе юлын сайлады. Бибинур апа башлангыч сыйныфларга белем бирсә, Гөлнур Рәйхановна татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Укучыларының берсе буларак, югары сыйныфлар ягына күчкәч, 11 сыйныфка кадәр укытачак укытучымның бишенчедәге тәүге дәресен – татар халык әкиятләрен мавыктыргыч, күңелгә үтеп керердәй итеп сөйләвен яхшы хәтерлим әле мин. Аннан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре турында сүз чыкса, минем күз алдыма гел Гөлнур апа килеп баса. Чөнки бу әсәрләрне без әллә ничә дәрес үттек, ул бер генә теманы да өстән-өстән генә йөгертми, тирән итеп анализлый һәм анализлата, шулай кушылган, ди торган иде. 10-11нче сыйныфта безнең сыйныф җитәкчесе дә булды, Гөлнур Рәйхановнаның таләпчәнлеге, дөресен әйтеп сөйләшүе, әдәби әсәрләрдән чыгып тормыш кыйммәтләрен аңлата баруы, әдәп-әхлак кагыйдәләренә җитдилеге, намус дигән төшенчәгә игътибары, тәвәкәллеге гомерләрнең һәрбер баскычына җиткәндә озата барды һәм әле дә көндәлек кулланышта. Гөлнур Рәйхановна татар теле укытучысы буларак, сөйләм теленә бик бай, матур, аңлаешлы итеп сөйләшүе белән һәркемне үзенә җәлеп итә,  дәрестә дә без игътибарны анда-монда юнәлтми, аңа гына багынып утыра идек. Хәзер, әнә, еллар узгач, лаеклы ялга чыгып, ике улының кадерле әнисе булуын дәвам итеп, киленнәренә күркәм кайнана, дүрт оныкның матур әбисе булгачтын да аның дини белем алып, Балтач үзәк мәчетендә үтемле итеп дәрес аңлата алуына гаҗәпләнмибез дә. Иман йортларында үткән чараларда, дини мәҗлесләрдә аны күреп сокланабыз, сыйныф җитәкчебезнең дин юлында булуына куанабыз, чөнки ул укыган намаз догалары аша безгә – укучыларына да хәер-хагы килеп ирешә.  Дистәләгән укучыларның, ә кайвакыт аларның балаларының да сыйныф җитәкчесе булды. Укучылары да сөендереп тордылар, районда, республикада гел призлы урыннар алдылар. Күбесе остазлары юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладылар.

Язманың дәвамын "Хезмәт" газетасының 31нче санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев