Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биектауда нәни кызга овчарка эте ташланган һәм чәченнән сөйрәп йөргән

Хуҗасы этен уйнаган гына, дип акланырга маташа.

Биектаудагы «Монте Альто» коттедж бистәсендә беренче сыйныфта укучы кыз балага эт ташланган. Эт баланы чәченнән тартып, җирдән сөйрәп йөргән. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Овчарка эте баланы чәйнәп өзә язган. Социаль челтәрләрдә таралган кадрларда овчарка баланы җиргә егып салуы, чак кына муенына ябышмавы күренә. Яннан узып баручы машина йөртүчесе һәм эт хуҗасы баланы коткарып калган.

Кызны әти-әнисе хастаханәгә алып бара. Хәзер аңа котыру авыруына каршы алты укол ясыйлар.

Хуҗасы исә этен уйнады, дип акланырга маташа. Кызның әтисе полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге вакыйгадан соң Биектау районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга 24 августта Биектау бистәсендәге Таһир Биккиниев урамында була. Эт хуҗасы белән, авызлыксыз урамда йөри.

Баланың әти-әнисе хастаханәгә мөрәҗәгать иткәч, кызның имгәнгән урыннары табылмаган.

Этнең хуҗасын ачыклаганнар. Этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, аны административ җаваплылыкка тартачаклар. Эш барышын прокуратура контрольгә алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә язганча, бу хуҗа этен гел муенчаксыз һәм авызлыксыз йөрткән, дип яза Итертат.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйсез этләр балага эт ташланган