Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бик файдалы 4 ризык

Иң файдалы итләрнең берсе. Анда аксым бик күп, шул сәбәпле күркә ите югары энергияле ризык санала.

Күркә ите
Иң файдалы итләрнең берсе. Анда аксым бик күп, шул сәбәпле күркә ите югары энергияле ризык санала. Ул фосфорга да бай. Әлеге элемент баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, сөяк тукымасы барлыкка килүдә мөһим роль уйный. Күркә ите – РР витаминнары чыганагы. Әлеге витамин целлюлит барлыкка килүгә каршы көрәшә. Иттә баш мие эшчәнлеген яхшыртучы тирозин матдәсе дә бар.



Салат яфрагы
Бик түбән калорияле ризыкларның берсе. Шул ук вакытта ул файдалы матдәләргә дә бай. Шуңа күрә салат яфрагы артык авырлыктан интегүчеләргә файдалы. Салат яфрагы аксым, шикәр, калий тозлары, тимер, фосфор, А, В1, В2, Р һәм Е витаминнарына бай. Ул авыртуны баса, тынычландыра, йокысызлыктан коткара.



Мүк җиләге
Температура күтәрелгәндә мүк җиләге морсы эчәргә кирәк. Чөнки ул температураны төшерә, сусауны баса, авыру кузгатучы бактерияләрне һәлак итә, шлаклардан арындыра.



Кәҗә сыры
Диета тотучыларга бик файдалы. Чөнки ул бик түбән калорияле ризык. Ашкайнату системасы эшчәнлегенә ярдәм итә, кальций, фосфор, В1, В2, В12, С һәм А витаминнарына бай.

 

 


Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык