Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бик оста гармунчы, җырчы, алтын куллы оста иде Фәнис...

Энем Фәнис бар якка да бик булдыклы, шустрый иде.

1972 елда Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, мин Казанга укырга киттем. Бер вакыт Казаннан авылга ялга кайтып барганда, ферма янына җиткәч, берәү миңа әйтә (хәзер кем икәнен хәтерләмим инде).

«Ә син беләсеңме, Фәнис энең әнә кызлар озатып йөри, сине уздырды бит!»— ди.

Миңа ул вакытта 15-16 яшь, ә Фәнискә 13-14 яшьләр тирәсе булгандыр. Кая миңа ул вакытта кызлар озату, әле 20 яшьләремә кадәр малай булып йөрдем. Ә менә энем Фәнис бар якка да бик булдыклы, шустрый иде. Аның авылда ул вакытта озатмаган кызы калды микән?

Алар авылда классташы Габделхаков Радис белән бик талантлы җырчылар, оста гармунчылар иде. Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укыганда ел саен диярлек ике дус Балтачка җыр бәйгесенә барып беренче урынны алып кайталар иде.

Безнең класска җыр дәресенә кереп укытучыбыз, Пүскән авылыннан Борһанов Сәлим абый (хәзерге вакытта авылда яшәүче хөрмәтле укытучыбыз Тәгъзимә апайның абыйсы) әйтә иде: «Габделхаков Радис белән белән Хәйруллин Фәнис җыр буенча бөтен классыгызга тора!» — дип.

Бер елны колхоз рәисе Сәйдәш абый кырдан безнең казларны тотып алып, атлар конюшные, дворының өенә ябып куя. Төнлә белән Фәнис дусты Мөхәммәтҗанов Фәндәс белән өй нигезенең астыннан казып кереп, казларны коткаралар. Икенче көнне килеп карасалар, казлар юк, бөтен кеше аптырап кала.

Хәйруллин Фәнис, Мөхәммәтҗанов Фәндәс, Хисамов Искәндәр, Хаҗиев Рәфхәт яшь чакларында бик дуслар иде.Алардан хәтта 4-5 яшькә олырак егетләр дә шүрлиләр иде. Авылга кызлар янына килеп, кукыраебырак йөргән егетләрне хәзер акылга утырталар иде. Күрше авыл егетләре дә алар белән дус булырга тырыштылар. 

Нинди көчле, авыл егетләрен уч төбендә тотучы, күршебез Ильясов Зөфәр дә аларга: «Егетләр булды инде, нигә шул Курмала, Норма егетләренә тиясез, безнең бит алар белән яшисе, эшлисе, бар!» — дип аларны сүккәләп тә ата иде.

Колхоздан Хаҗиев Рәфхәт белән Фәнисне Казанга, тегермәнгә эшкә җибәрәләр. Анда аларга Казан малайлары бәйләнә. Бу турыда шунда эшләүче авылдашыбыз Шәмсетдинов Әдһәм белеп ала. «Безгә бәйләнгән өч егетне Әдһәм абый башта бер бүлмәгә кертеп япты, сез кермәгез алар белән үзем сөйләшәм!» — дип, тегеләрне пыр туздырды дип шаклар катып сөйләгән иде Фәнис.

Әйе, энем Фәниснең тормышы төрле хәлләргә, маҗараларга бай булды, аларны иренмичә искә төшереп язарга гына кирәк шул!

Зөлфәт Хәйруллин

Чапшар-Казан

Редакциядән: күптән түгел Фәнис гүр иясе булган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев