Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бик тәмле мандарин бәлеше пешерү ысулы

Әлфинур Гарифуллинадан хуш исле мандарин бәлеше рецепты

Кирәк булачак: 4 мандарин, 250 грамм он, 150 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 150 грамм каймак, 50 грамм атланмай, 1аш кашыгы угыч аша чыгарылган әфлисун кабыгы, 2 чәй кашыгы (түбәләмә) камыр күперткеч.

Мандариннарны чистартабыз. Йомыркага шикәр комы салып, миксер белән яхшылап күпертәбез. Каймак өстәп, күпертүне дәвам итәбез. Катнашмага әфлисун кабыгы (цитрус җимешенең хуш исен көчәйтү өчен), камыр күперткеч һәм он салып, камыр изәбез. Калай табага пергамент җәеп, төбен һәм ян-янын атланмай белән майлыйбыз. Камырны табага салып, тигезлибез. Мандариннарны өлешләргә бүлеп, камыр өстенә урнаштырабыз. Атланмайны вак кисәкләргә турап, мандарин өстенә тезәбез дә бәлешне 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 30 минут пешерәбез.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт мандарин