Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биредә кризис сизелми - район социаль яклау бүлеге оптимистик рухта исәп-хисап тотты

Елның-елында районда иң беренчеләрдән булып район социаль яклау бүлеге үзенең еллык нәтиҗәләренә исәп-хисап тотып, яңа елны яңа максат, бурычлар белән башлап җибәрергә күнеккән.

Тормышта халык "Кризис", дип чаң суга. Ә район социаль яклау бүлегенең исәп-хисап җыелышында кризис шаукымы алай ук сизелмәде. Киресенчә, оптимистик рухтагы чыгышлар, уңай нәтиҗәләр турында мәгълүматлар яңгырады. Әлеге бүлек узган елны шактый уңышлы тәмамлаган дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Субсидия һәм пособиеләр түләүләр кимегән.
13нче номерлы компенсацияләр түләү филиалы җитәкчесе Фатыйма Галимова пенсионерларга, хезмәт, тыл һәм сугыш ветераннарына, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аз керемле гаиләләргә, балаларга, федераль ташламаларга һәм башка төр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ия булучыларга бирелә торган субсидия, пособие, компенсацияләр турында аңлатмалар биреп, күләмнәре белән таныштырды. Җитәкче шулай ук ятим, тулы булмаган гаиләдә үсүче балаларга, урта һәм югары дәүләт уку йортларында укучыларга, донорларга, хәрбиләрнең хатыннарына тиешле айлык яки еллык пособиеләр турында да мәгълүмат бирде. Бу филиал аша ел дәвамында барлыгы 17130 кешегә 102 миллион 808 мең сумга якын акчалата ярдәм күрсәтелгән.
- Былтыр безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны башка еллардагы белән чагыштырганда азрак булды. Бу яшәү шартлары яхшыру, хезмәт хаклары арту нәтиҗәсендә аз керемле гаиләләр саны кимү белән бәйләп аңлатыла, - дип ассызыклады Фатыйма Галимова.
"Наз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге
Әлеге үзәк район тормышына шактый нык бәйләнгән, конкрет катлаулы мәсъләләргә җавап бирүче белгечләр һәм хезмәткәрләр эшләве белән игътибарга лаек. Авыр хәлле, матди һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән эшләү, өйләргә барып ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген тәэмин итү, аз керемле, авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан республика санаторий, лагерьларына тернәкләнү-дәвалану курслары үтәргә җибәрү дә алар өстенә йөкләнгән. "Наз" үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева "Хәйрия" пунктының эшчәнлеген тәэмин итү буенча да нәтиҗәләр китерде. Табигать бәла-казаларыннан, янгыннардан зыян күргән һәм шулай ук авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә хәйриячелек ярдәме күрсәтелеп, халыктан җыелган товар-продукцияләр, кием-салымнарның мохтаҗларга тапшырылуын искәртте. Чепьядагы тернәкләндерү бүлеге хакында аерым телгә алынды: елдан-ел килүчеләр саны кими, 2012нче елда - 675, 2013тә - 629, ә былтыр исә 590 гына кеше тернәкләнгән. Моны исәпкә алып, җитәкчелек тарафыннан һәм күзәтчелек советы әгъзалары район ветераннар советы җитәкчесе Илфат Абдуллин, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Рамазан Фәрзиев тәкъдимнәре белән дәвалану төрләрен арттырырга, заездларның программасын камилләштерергә дигән бурычлар йөкләнде. Быелдан "Наз" тернәкләнү бүлеге 15 көнлек графикка күчеп, айга ике заезд оештыруны планлаштыра.
Юлламалар белән тәэмин ителеш хакында
Район социаль яклау бүлегендә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән турыдан-туры эшләүче белгеч Зилә Хәбибуллина үз чыгышында төп игътибарны Татарстан һәм Россия күләмендәге курорт-санаторийларга тәкъдим ителә торган юлламалар бүленешенә басым ясады.
- Сәламәтлеге буенча группада булган, соцпакеттан баш тартмаган чиратта торган кешеләргә юлламалар тәкъдим ителә. Ләкин соңгы елларда юлламалар аз кайта башлады. Бу мәсьәлә халык арасында ризасызлык тудырды, билгеле. Шунысы да бар, юллама булуга чират буенча торган кешегә шалтыратып, телефон аша хәбәр итәбез. Әлегә бара алмыйм әле, авырып торам яки башка сәбәпләр белән отказ бирүчеләр була, алар үз чиратыннан төшеп калып, чиратның азагына күчерелә. Клиент белән сөйләшүләр тасмага яздырылып барыла һәм саклана. Бу махсус эшләнә, чөнки отказ биргән кешеләр арасында күпмедер вакыт үтүгә, "Безгә ник юллама бирелми", дип мөрәҗәгать итүчеләр, хәтта тавыш чыгаручылар да була.
Җитәкченең киңәш-тәкъдимнәре.
Бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина:
- Узган елгы эшчәнлеккә бәя биреп, түбәндәге тәкъдимнәрне кертәсем килә: республика буенча безнең район алдагы урыннарда тора. Бурычларыбыз аз күләмдә генә калып бара, берничә мең сум белән генә исәпләнә, киләчәктә моны булдырмау өстендә эшләргә кирәк. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында күләмле генә эшләр башкарылды. Тагын шунысы мөһим: бүлек ведомстволар, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе белән дә тыгыз элемтәдә тора. Шул рәвешле, күпчелек очракта эчкечелек белән шөгыльләнүче, беркайда да эшләмәүче ата-аналарның балаларына ярдәм күрсәтелә, ә бит районда авыр хәлле, аз керемле, тормышын көч-хәл белән алып баручы, тәртипле гаиләләр дә бар. Киләчәктә менә шундыйларга да ярдәм күрсәтелсә яхшы булыр иде. Бу мәсьәләне авыл җирлеләрендә күтәрергә кирәк.
Авыл-җирлекләре белән һәрвакытта да бергәләшеп эшләп киләбез, тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә, оперативлыкка, уңышларга ирешәбез. Шулай ук безнең белән хезмәттәшлек итүче, һәрчак матди ярдәм кулы сузарга әзер торучы иганәче оешмаларыбыз һәм шәхси эшмәкәрләребез дә бар. Нинди генә чаралар уздырасы булсак та аларга мөрәҗәгать итәбез, рәхмәт аларга! - дип белдерде.
Чара ахырында традицион рәвештә ел дәвамында иң нәтиҗәле эшләп, олы хөрмәткә ирешкән социаль хезмәткәрләргә Алсу Гатиятуллина Рәхмәт хатлары тапшырды. Быел мактауларга өлкәннәрнең тормышына битараф булмаган, җаваплы эшләрен намус белән башкарган "Мобиль бригада" хезмәткәрләре Ленара Гарәфетдинова, Гөлшат Абдуллина, Ираида Абрамова, Нина Сидорова һәм Рәзинә Чуртанова ия булды.
Җитәкчегә кушылып, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, бу бүлекнең күзәтчелек советы әгъзасы Фирая ханым Хәкимҗанова да:
- Соңгы елларда кыерсытылган аналар һәм хатын-кызлар, авыр хәлле гаиләләр кимеде, монда социаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең дә роле зур, рәхмәт аларга, - дип өстәде үз чыгышында.
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов исә:
- Сез горурланырлык коллектив. Сезнең шикелле оператив һәм тырыш хезмәткәрләр белән һәр төрле мәсьәләне дә уңышлы хәл итәргә була. Бу билгеле инде, халыкка ярдәм күрсәтүдә нәтиҗәлелеге республика бюджетыннан финанслануы белән дә аңлатыла, - дип искәртте. Халык белән иң тыгыз элемтәдә эшләүче бу оешманың еллык эшчәнлегенә уңай бәя биреп, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250