Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр салучы җайланмалар аркасында 116 татарстанлы уттан коткарылды

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларны сатып алу өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр салучы җайланмалар аркасында 116 ватандашыбызуттан котыла алган, шул исәптән 49 бала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

"2016 елдан башлап Татарстанда яшәүче  гаиләләр йортларында 250 меңнән артык  хәбәр салучы җайланма урнаштырылды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларны сатып алу өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде», — дип сөйләде идарә башлыгы.

Хәбибуллин сүзләренә караганда, хәтта хәбәр салучы җайланмалар булып та, кешеләргә уттан котылырга ярдәм итә алмаган очраклар да булган. Әйтик, 23 декабрьдә республиканың Зәй районында шәхси йортта янгында йорт хуҗасы үлгән.

«Йортның  хуҗасы, хәбәр салучы җайланма тәмәке төтененнән эшләмәсен өчен, аларны сүндереп куйган», - дип өстәде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы