Биш сорауга – биш җавап
Сорауларга район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рафил Равил улы ШӘЙМӨХӘММӘТОВ җавап бирә
– Социаль челтәрдәге төркемнәрдә район ЮХИДИ идарәсе, аның хезмәткәрләре эшчәнлеге адресына тәнкыйть-тәкъдимнәр шактый күп күренә. Дөрес, сирәк булса да, рәхмәт сүзләре дә очрый. Сез бу төркемнәрдәге язмалар, фикерләр белән танышып барасызмы? “Балтачта ДТПлар бик күп һәм арта бара,”– дигән фикер белән килешәсезме?
– Даими танышып барам дисәм, дөрес булмас иде. Аларда күп мәгълүмат еш кына дөрес булмаган юнәлеш ала. Һаман кемдер, күп очракта безнең хезмәткәрләр яки җитәкчеләр гаепле кала. Ә бит бар да гади: һәркем юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәсә, саклык чараларын күрсә, бернинди һәлакәт тә булмас иде. Гомумән, Балтачта ДТПлар күп дип әйтү дөрес түгел. Сүз бистә эчендә булган вак-төяк “төртелүләр”, җиңелчә зыян китергән аварияләр турында бара дип беләм. 2016 ел белән чагыштырганда, үткән ел бездә нәкъ менә бу төр аварияләрнең саны 20гә кимеде дә әле.
– Балтач бистәсенең үзәгендә бер яклы хәрәкәт оешканда бик күпләр моннан фаҗига ясады. Юкса, барыбыз да белә: үзәктә юлны аркылы чыгу бик куркыныч иде. Хәзер инде юл өстенә парк төзеп куйдылар дип зарланалар.
– Балтач эче – ул трассадагы тизлек белән чаба торган урын түгел. Иң элек шуны истә тотсыннар иде. Икенчедән, парк янәшәсендә 7 метрдан артыграк юл калды, бу нормативларга туры килә. Монда бернинди тайпылыш та юк.
– Бу урынга һәм Чепья чатына, дөрестән дә, светофор кую кирәк кебек.
– Светофор урнаштыруның үз таләпләре, үз критерийлары бар шул. Аны халык соравы буенча да, безнең теләк белән генә дә урнаштырып булмый. Әлегә парк яны да, сез әйткән Чепья чаты да бу таләпләргә туры килми. Кабатлап әйтәм, бу бездән генә тормый. Чепья чатына зебра ясау өчен дә ике мондый кичү арасы 100 метрдан ким булырга тиеш түгел дигән пункт үтәлергә тиеш... Мәчет каршындагы зебрадан тиешле араны үткәч эшләнсә генә инде.
– Әлеге дә баягы социаль төркемнәрдә үзәктәге “Пятерочка” кибете дөрес урынга урнашмаган дип, шактый кызу бәхәсләр бара.
– Дөрес аңлагыз, без кибетне урнаштыручы да, алучы да түгел. Кибет алдына машиналар куюга килгәндә, без анда өскә менеп китә торган юлга гына куярга ярамый дигән билге куйдырттык. Ә юл читләренә машиналарны дөрес кую-куймауга килгәндә, күпме генә контрольләсәк, чара күрсәк тә, безнең алты хезмәткәр генә барысын тәртипкә сала алмый. Бу урыннарга тәүлек әйләнәсе күзәтү кую мөмкинлеге дә юк. Дөрестән дә, Балтачта бу проблема бар, бу уңайдан шоферлар үзләре дә бераз уйлансалар, зыянга булмас иде.
– Һ.Такташ урамыннан төшкәндәге юл билгесе дөрес куелмаган, шул сәбәпле, иминлеккә куркыныч тудыра дигән фикергә дә җавап ишетәсе килә.
– Әлеге юл билгесен вакытлыча дип карарга кирәк, бу билге буенча без тиешле оешмага үтенеч юлладык инде (бистә эчендәге һәм, гомумән, юллардагы билгеләрне без куймыйбыз, алар белән Казандагы аерым оешма шөгыльләнә), биредә сул якка борылырга ярамый дигән билге генә булачак.
Җавапларны Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев