Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биш сорауга – биш җавап

Сорауларга ХЭС җитәкчесе Фәһим Хәкимулла улы СИБӘГАТУЛЛИН җавап бирә.

– Ышанам, райондашларыбызның күбесе мондый оешма барлыгы турында белми. ХЭС нәрсә дигәнне аңлата?

– ХЭС – рус телендәге хозяйтственно-эксплуатационная служба дигән сүзтезмәнең беренче хәрефләреннән алынган. Гади итеп әйткәндә хуҗалык эшләрендә хезмәт күрсәтүче оешма.

– Кемнәргә хезмәт күрсәтәсез һәм кемгә буйсынасыз?                                                                                   

– Без бюджет оешмасы. Турыдан-туры район башкарма комитетына буйсынабыз. Бюджет өлкәсендәге барлык оешмаларда электр, су, җылылык, канализация системаларының эшен тәэмин итәбез, кимчелекләрен төзәтәбез.

– Оешмагыз кайчан төзелде?

– 2015 елның 1 сентябрендә. Беренче елны барлык мәктәпләр, балалар бакчаларының канализациясен чистарту, җылыту панель-плиталарын ремонтлау белән генә  шөгыльләнгән идек, тора-бара безнең карамакка 25 мәктәп автобусын, 44 котельныйны, авыллардагы багана утларын, Балтачтагы үзәк һәм Сабантуй паркларын да тапшырдылар. Соңгы икесенең кышын карларын көрәп, башка чорда чүбен утап, җыештырып, печәнен чабып, кыскасы, тәртипләп тотабыз. Әле болардан тыш сүтелә торган барлык иске биналарны сүтүдә катнашабыз, кыскасы, нинди эш кушалар, барысын да эшлибез. Бюджет оешмасы булгач, бу эшләрнең берсенә дә өстәмә акча алмыйбыз.

– Районда бюджет оешмалары шактый. Аларның һәркайсына көндәлек диярлек сезнең ярдәм кирәк булганга охшап тора... Эшсез тормыйсыз, димәк?

– Нинди эшсез тору, өлгерәсезме, дип сорасагыз урынлырак булыр. Көн саен, көн дәвамында шалтыратулар, заказ-заявкалар алып торабыз. Бигрәк тә элек төзелгән мәктәпләр, балалар бакчаларында иске канализацияләр мәшәкать тудыра. Соңгы елда гына да Кили, Улисьял мәктәп-бакчасында, Яңгул балалар бакчасында канализация системалары яңартылды, Ушма балалар бакчасының түбәсе ремонтланды... Бүгенге көндә бистәдәге гомуми мунчаны Яңа елга файдалануга тапшыру өчен дип тырышабыз.

– Сез хезмәт күрсәтә торган оешмаларның саны да, эш төрләре дә күп. Хезмәткәрләрегез дә күптер инде? ХЭСта ничә кеше исәпләнә?

– Оешмабыз төзелгәндә үзем белән бергә ундүрт кеше башлаган идек. Мәктәп автобуслары шоферларын, котельный операторларын кушкач, бүген 80гә якын кеше килеп чыга. Алар барысы да авылларда. Шуңа күрә оешмалардагы барлык ремонт эшләрен, башкасын да һаман да әнә шул 14 кеше белән эшлибез. Егетләребез яшьләр, бик тырыш, араларында электрик та, газ белгече дә, сантехник, башкасы да бар. Кадрларга кытлык юк, барысы да беренче көннән үк бездә эшли диярлек. Заявкаларны вакытында үтәргә, сыйфатлы эшләргә тырышабыз.

Җавапларны Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хэс