Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биш сорауга биш җавап: ­ Полицейский буласы килгәннәр өчен

Сорауларга Эчке эшләр бүлегенең хезмәткәрләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин җавап бирде

Сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең хезмәткәрләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин җавап бирде.

 

­1. 11нче сыйныфка баручылар уку елы башлангач һөнәр сайлау алдында икеләнеп калырга мөмкиннәр? Сез аларга нинди һөнәр сайларга киңәш итәр идегез?

Хокук саклау өлкәсен сайлагыз дияр идем. Ягъни Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Юридик институтына укырга чакырыр идем. Юридик факультетлар күп алар, ә менә бездә – Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләү өчен нәкъ менә шушы институтны сайласаң әйбәт.

2. Биредә бюджет урыннары ничегрәк?

Быел бюджет урыннары күп булачак дип ышандыралар. Тулай торагы бар. Стипендия түләнә. Бездән юллама алып киткәннәр өченче-бишенче курста кире безгә кайтып тәҗрибә үтә.

3. Хәзерге вакытта безнең районнан ничә кеше укый?

Биш райондашыбыз белем ала. Түбән Новгородка, Волгоградка, Иркутскийга, Уфага да барып, нәкъ шушындый ук юнәлештә белем алу мөмкинчелеге бар. Укып бетергәч юллама буенча безгә – Балтач районына кайтырга тиеш инде алар, әмма калада калсалар да , башка районны сайласалар да, ерак китсәләр дә каршы килү юк.

4.Укырга кергәндә нинди имтиханнар бирәсе?

Рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре карала. Русский языктан диктант язалар һәм физик хәзерлек яхшы булырга тиеш. Нык сәламәт булу да исәпкә алына. Казан Юридик институты оперативниклар хәзерли, шулай ук дознователь, тикшерүче белгечлеге дә алып чыгарга мөмкин.

5. Алабугадагы Суворов хәрби училищесында укучылар бармы?

Әлеге юк, әмма училище да теләге булганнарны үзенә укырга чакыра. Биредә белем алаганнар кулларына урта гомуми белем турына аттестат алып чыга. Белем алучылар уңайлы шартлар тудырылган тулак торакларда яшиләр. Бирегә 17 яше тулган балигъ булмаганнар да, 8нче сыйныфны тәмамлаучылар да бара ала. Имтиханнар рус теленнән һәм математикадан, шулай ук физик ятан яхшы хәзерлек кирәк. Тулырак мәгълүмат өчен безгә, 88436824346, 89173904141, 89872887837 номеры буенча телефоннан шалтырата алалар. Барысын да тулырак итеп аңлатырбыз.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Хыялы булганнарга хыялларын чынга ашыру өчен бер мөмкинлек бу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укырга чакыру