Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биш сорауга ничә җавап?..

Районда болай да бу мәсьәләдә уйланырга җирлек бар

Яңа ел бәйрәмнәре җитә, район халкы бәйрәм ялларына туктаячак, кышкы каникуллар башланачак. Кәеф-сафа корам дип, кайчакларда иминлек кагыйдәләре дә онытыла, янгын чыгу очраклары да булгалый. Бәйрәм генә түгел, районда болай да бу мәсьәләдә уйланырга җирлек бар. Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Нурфат Габдрахман улы ЯППАРОВ белән сөйләшүебездә шул хакта да сүз булды.

1. – Нурфат Габдрахманович, янгыннарны кисәтү юнәлешендә районда аңлату-пропаганда эшләре бармый дип әйтеп булмый, ел дәвамында сезнең инспекторлар җирлекләрдәге шәхси хуҗалыкларны да йөреп чыкты. Нәтиҗәсе булдымы?

– Хуҗа үзе рөхсәт итмәгәндә, безнең инспекторлар шәхси йортка үтеп кералмый, әлбәттә. Законда шулай каралган. Андый  очракта ишегалдында, я булмаса урамда  аңлату эшләре алып бару белән генә чикләнергә туры килә. Шулай да, ризалык бирүчеләр күп булды, һәм кайбер хилафлыкларны вакытында төзәттертә дә алдык. Духовка белән генә җылынып ятучы ялгыз өлкәннәр дә күзәтүгә алынды, аларның иминлеген кайгырту максатыннан, тиешле инстанцияләргә күрсәтмәләр бирелде. Яңгул, Чепья җирлекләрендә әлеге рейдлар бик актив барды. Район башлыгы  катнашында узган утырышларда хисап ясалды. Аңлату-пропаганда эшләре, гомумән, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында даими алып барыла, планлы тикшерү эшләре дә уза. Һәр хуҗалык саен йөрүләр, халык белән профилактика эшләре алып бару алга таба да дәвам итәчәк.

2. – Максатчан программа нигезендә, йортларда сигнал бирүче махсус җайланмалар да куелды бит әле. Аларны куюның әһәмияте бармы?

– 2016-2017 елларда инвалидларга, күп балалы гаиләләр яшәгән торакларга, хәвеф-хәтәр сизелә калса сигнал бирә торган җайланмалар куелды. Бу эш Татарстан Президенты программасы нигезендә тормышка ашты. Җайланманың батареялары алыштырылып торыла. Районда шундый 181 хуҗалыкка әлеге җайланмалар урнаштырылды. Төтен-мазар чыга калса, сигнал кычкырта башлый, бу очракта иң башта бинадан чыгып китү, аннан соң гына кирәкле белгечләрне, яисә янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк. Алар янгын чыгу куркынычы булганда хәвеф-хәтәрне булдырмый калырга ярдәм итә. Һәм теләсә-кайсы гаилә бу җайланманы куйдырта ала, тик инвалидлар белән күпбалалы гаиләләрдән кала, башкаларга түләүле. Җайланма махсус кибетләрдә бар, 400-450 сум тирәсе тора. Соңгы елларда җайланмаларга нигезләнеп хәбәрләр кергәне булмады, димәк, сигнал куелган гаиләләр иминлек кагыйдәләрен үтәп яши.

3. – Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Сәүдәдә петардалар, ягъни пиротехник эшләнмәләр пәйда булды. Аларны бит кайда туры килә шунда шартлатырга ярамый...

– Әйе, дөрес. Бәйрәмдә пиратехник әйберләр куллану кеше гомеренә һәм дә сәламәтлегенә зыян китерергә тиеш түгел. 20 декабрьдән башлап киләсе елның 9 гыйнварена кадәр республикада  янгынга каршы режим кертелде. Әлеге вакыт аралыгында 1-3 класслы куркыныч тудыручы пиротехник әйберләрне тиешсез урында куллану тыела. Моңа бенгаль утлары белән хлопушкалар керми. Пиротехник әйберләр сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектларыннан, автомобиль юлларыннан, транспорт торган урыннардан, ягулык-энергетика комплексларыннан, халык күп йөри торган урыннардан 500 метр ераклыкта кулланылырга тиеш. Таләпләр үтәлмәгәндә, җавап тоту канунда каралганча булачак. Андый-мондый хәл чыга калса, шундук 112, 01, 02 телефоннарына шалтырату сорала. Аннан соң, сатучылар да пиротехник эшләнмәләрне сатуны-саклауны инструкция нигезендә үтәргә тиешләр. Петардаларны кулланыр алдыннан тышлыгына язылган инструкцияне яхшылап укырга, аны ничек сакларга, кулланырга кирәклегенә төшенергә кирәк.

Дәвамы газетаның 50нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннардан саклану