Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Биш йортның түбәсен көчле җил куптарган

Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, коймаларны җимергән.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Алексеевск районында биш йортның түбәсен көчле җил куптарган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Куркуль авылындагы дүрт йортның түбәсе купкан дигән хәбәр бүген иртәнге якта килгән. Бозлы яңгыр, көчле җил Новая урамындагы йортка зур зыян салган. Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, түбәне ачкан.

Колхозная урамындагы йортның түбәсен куптарган, коймаларын җимергән. Шулай ук Новая урамындагы тагын өч йортка һәм гаражга зыян килгән.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураган