Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бисмилласыз калган сөт

– Минем әбиемнең әбисе кендек әбисе булган, – дип сөйләгән ул. – Бервакыт яхшы тарантаста купшы гына киенгән бер кеше килеп, бер хатынга бала таптырырга кирәк, дигән.

Бу хәл Фәрит хәзрәтнең әбисе белән булган.

– Минем әбиемнең әбисе кендек әбисе булган, – дип сөйләгән ул. – Бервакыт яхшы тарантаста купшы гына киенгән бер кеше килеп, бер хатынга бала таптырырга кирәк, дигән. Әбигә күзен йомарга кушканнар, шунда ул аларның җен булуларын белеп ала, чөнки аяклары ат тоягы кебек иде, ди.

Бик тиз арада аны бер мунчага алып килгәннәр. Җен хатыны ләүкәдә ята ди. Әбигә кулын юарга су кирәк бит, ләкин су юк. Мунчадагы су савытының капкачын ача алмыйлар, чөнки бисмилла итеп ябылган. Бер җен, менә шундый-шундый кешенең базында бисмилла әйтмичә ябылган сөт бар, ди һәм аны алып килә.

Әби, төшемме бу, өнемме дип, балдагын сөт салынган савытка төшереп калдыра. Әбине алып кайтып куялар, беркемгә бернәрсә әйтмәскә кушалар.

Икенче көнне ул киленен сөтле чүлмәкнең хуҗасына җибәрә. Минем балдагым шунда булырга тиеш, ди. Чынлап та балдакны шуннан табалар.

Дилбәр Гарифуллин.

Өмет

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе