Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистә тротуарларына машиналар хуҗа (фото)

Балтачта хәзер тротуарлар машиналар өчен тукталышка әйләнде.

Бер көнне ашыгып төшке ашка кайтып барышым. Кибеткә кереп, кирәк-яракларны алдым да тротуардан җил-җил атлап өйгә юл тоттым. Әмма юлымны машина кисте. Тротуарда аркылы "ГАЗель" машинасы тора иде. Торам карап машинага, ә машина миңа. Җаны юк шул, кырыйга чыгып тор дисәм дә, аңламый. Ә тротуар кырыенда пычрак.Нишлисең, шул пычракны изеп, машинаны әйләнеп узасы булды. Вакыт кысан, төшке ашны ашап, кире эшкә дә барасы бар. Трамвай түгел, әйләнеп узар, дияргә яратабыз, әмма узмады шул. Аның да шоферы минем кебек төшке ашка ашыккандыр. Көлсәң көл, еласаң ела...

Соңыннан гына белдем. Әлеге тротуар янәшәсендә шәхси эшмәкәр кибет төзеп ята. Төзелештә эшләгән "ГАЗель" булып чыкты бу. Әмма ни сәбәп беләндер төшке ашка туктаганда тротуар кырыена чыгып туктыйсы итмәгән. Юкса, биредән күпме кеше үтеп йөри.
Илзирә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250