Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистә урамнарына асфальт түшәлү белән беррәттән, чат саен диярлек яңа биналар да калка бара

Бистәнең үзәк Ленин урамы буйлап үтеп баручылар төзелешләргә игътибар итмичә, битараф кала алмый. Чөнки урам юлларына асфальт түшәлү белән беррәттән, чат саен диярлек төзелеп килүче яңа биналар да бар.

Берничә ай элек кенә ашханә бинасы реконструкцияләнеп кулланылышка тапшырылган иде, инде СМУ як өлешендә "Факел" яшүсмерләр клубы бинасының фасады тышланып, күзгә ташланып тора. Аннан ерак түгел тагын бер заманча корылма барлыкка килде.
Шулай ук элеккеге "Шушма" рестораны урнашкан здание да танымаслык үзгәрешләр кичерә. Алар белән беррәттән полиция бинасының арткы ягында салынган ике катлы объект, "Нур" супермаркеты һәм зират каршысында төзелеп килүче яңа, мәһабәт биналар да халыкта зур кызыксыну уяталар.
Аларга карагач: "Киләчәктә нинди максатларда кулланылыр?", "Нәрсә булыр икән монда?" дигән сораулар туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250