Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистә зират коймасын нигә сүтәләр

Атна башыннан Балтач бистәсе зиратыныӊ коймасын сүтәргә керештеләр. Район үзәгенеӊ уртасында калган бу зиратта кешеләрне җирләү бик озакка бармаска да мөмкин.

Әмма урын юк, дип борчыласы түгел, Кече Лыза белән ике арада зират өчен җир бүленеп, әйләндереп алынган.

«Авыл уртасында калгач, зиратныӊ тышкы күренеше, чисталыгы күӊелне борчып тора иде, шөкер, уртак фикергә килеп, зур эшкә тотындык», ди «Ислам нуры» мәчете имамы, бу зират өчен җаваплы Фәрит Зәкиев. Узара салым акчасы җыйганда, шушы зиратныӊ коймасын алыштыру өчен максатчан булсын, дип халыкка мөрәҗәгать иттек. Законда каралганча тендер үткәрелде, нәтиҗәдә, күпкә бәһәне киметеп, бу эшкә Башкортстан фирмасы алыначак. Хәзерге вакытта коймалар сүтелә, аларныӊ яраклылары социаль объектларда файдаланылачак, дип җиткерде безгә бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зиратта өмә