Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистәнеӊ киселгән агачларын кем җыештыра (+фото)

Әмма зур эшләр башкарганда, кечкенә дип уйлаганы эшләнми, дип хәбәр итәләр безгә бистәнеӊ зират ягында яшәүче укучыбыз. Зиратта агачларны кистеләр дә, калдырып киттеләр, кем җыештыра, белгән юк, ди ул.

Район электр челтәре электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү  буенча зур эш башкара: тузган линияләр алыштырыла, ремонтлана.    Әмма зур эшләр башкарганда, кечкенә дип уйлаганы эшләнми,  дип хәбәр итәләр безгә бистәнеӊ зират ягында яшәүче укучыбыз. Зиратта агачларны кистеләр дә, калдырып киттеләр, кем җыештыра, белгән юк, ди ул.

Мәсәләгә ачыклык кертү өчен район электр челтәре җитәкчелегенә элемтәгә чыктык. Алар әйтүенчә, зиратта агач авып, электр баганасына зыян китергән, шунлыктан аны кисәргә туры килгән. Ул агач безнеӊ саклау зонасында урнашмаган иде, бу очракта агачларны һәм ботакларны алу безгә кагылмый, моныӊ өчен башка оешмалар бар, дип җавап бирделәр алар. Бистәнеӊ башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов бу мәсьәләдән хәбәрдар булуын әйтеп, якын арада агачлар алыначак, дип ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират