Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистәнең Космонавтлар урамында яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерә (фото)

Балтач бистәсенең Космонавтлар урамында мех фабрикасының ашханәсе каршында канализация торбасы тулып пычрак су урамга ага, сасы исенең беркайчан да беткәне юк. Ул торба тротуардан бер метр ераклыкта гына. Аннан үтеп йөрерлек түгел, сазлык, чүп үләннәре үсеп утыра.

Бу хакта район прокуратурасына һәм санэпидстанциягә дә хәбәр иттем. Тик чарасын күрмиләр.
Тагын бер моң-зарым бар. Шәхси йорт белән яшәүчеләргә тынгылык юк хәзер. Капка төбендә "Пятерочка" кибете ачылганнан бирле тынычлыгым югалды - төнге сәгатьләргә кадәр яшьләр шаулаша, тыз да быз машиналар йөри, музыка тавышлары өйгә кадәр ишетелә, сигнализацияләре кычкыра. Бу хәлләргә җаваплы орган вәкилләре игътибар бирсеннәр иде, дип хәбәр итә шул урамда яшәүчеләр исеменнән хезмәт ветераны Роза Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250