Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Битараф булмагыз!

Агымдагы елда районда янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу очраклары буенча 7 хәбәр керә. Шуларның 3 очрагы шәхси хуҗалыкларда, 4 очрагы оешма һәм предприятиеләрдә. Янгыннарда 1 кешенең гомере өзелә.

Янгын чыгуның сәбәпләре төрле: көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау, ягу, җылыту җайланмаларының, автотехникаларның төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү. Әгәр үзегездә янгын чыкса, иң мөһиме югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Беренче чиратта «01», 2-58-01 яисә 112 (кесә телефоны) телефоннары буенча янгын сүндерү бүлегенә шалтыратып, янгын чыккан авыл, урам исемнәрен, йорт санын төгәл хәбәр итү мөһим. Шулай ук нәрсә янганын һәм башка мәгълүматларны, үзегезнең исем-фамилиягезне әйтү кирәк. Телефон булмаса һәм бинадан чыга алмаган очракта, тәрәзәне ачып «янгын» дип кычкырырга, кеше игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Ут киң таралмаган булса, аны кул астындагы әйберләр: ут сүндергеч, одеал яки тыгыз тукыма һәм су ярдәмендә сүндерергә мөмкин. Кешеләрнең һәм милекнең иминлеген тәэмин итү өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк: кабызган электр җиһазларын, яккан мичне, эшләп торган газ плитәләрен күзәтүсез калдырмагыз, мич торбаларын аена ике тапкыр чистартыгыз, төрле эшләр башкарганда да ут белән сак эш итегез. Беркем дә сезне һәм мөлкәтегезне үзегездән дә яхшырак кайгырта алмас, шуны онытмагыз!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250