Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Битарафлык пәрдәсе

Райондашыбыз Флёра Габдуллинаның (Хамматова) чираттагы иҗат җимеше.

Ачынулы сагышларын җанның
Битарафлык пәрдәсенә төрдем.
Кеше кайгырганда-моңсуландым,
Көлгән чакта-кыяфәт ясап, көлдем.

Кызганып та куйдым әрнүләрем -
Күз яшьләрем булып тамган кичне.
Күңелемнең иң түренә яптым,
Бозлар эретерлек назлы хисне.

Бәгыремнең коймаларын сүтеп,
Үрдем талдан сыек кына читән.
Төне буе чабыштылар җилләр,
Бар тарафтан йөгерешеп искән.

Кайберләре тугарылды артык,
Гаҗизләнде кайсы тыеп көчен.
Ышанычлы терәк таба алмаган,
Толдай башын куеп үксер өчен...

Шулай җиңел булыр дигән идем,
Йөрәгемә мең тетрәү кичкән.
Язмышларның кайгы-хәсрәтләрен,
Ачы балдай, тустаганлап эчкән...

Тозсыз ашның тәме буламыни,
Чәй дә тәмсез шикәр капмый эчкән.
Булмый болай, кайтыйм үз хәлемә,
Кабат тәүбәләрем әйттем эчтән.

Дымга сусап яргаланган җиргә
Яңгыр кирәк, үссен өчен гөлләр.
Чыгар өчен уйның очларына,
Кирәк ай-йолдызлы озын төннәр.

Тезгеннәрен өзгән тойгыларым,
Кабат гашыйк булды бу дөньяга.
Киттем атта-тәкъдир кучер булып,
Менеп кунаклаган шул кузлага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташларыбыз иҗаты әдәби әсәр